Чаллыда “Хонда” машинасы йөртүчесе гипермаркет парковкасыннан чыкканда тугыз машинаны бәрдергән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.
Авария “Лента” гипермаркеты янында булган. 38 яшьлек чит ил машинасы йөртүчесе юл-патруль хезмәте инспекторларына сөйләгәнчә, гипермаркет парковкасыннан чыккан вакытта аңын югалткан. Ир-ат сүзләренчә, автомат күчерү тартмасы куелган “Хонда” машинасы парковка буйлап узгач һәм берничә машинага зыян салгач уянып киткән. Гаепле ир-ат сүзләренчә, аңын югалтуга бүген башына сугулары сәбәп булырга мөмкин.
Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән полиция хезмәткәрләре сүзләренчә, авариядән соң “Хонданы” зыян күргән автомобиль хуҗалары уратып алган. Ләкин машина эчендә утырган ир-ат аларның тавышына шундук игътибар итмәгән.
“Машина йөртүченең канында тыелган матдәләр булу-булмавын ачыклау өчен тест уздырдык. Тик алкоголь дә, наркотик матдәләр дә табылмады. Гаеплене тикшерү дәвам итәчәк”, — дип хәбәр иттеләр ЮХИДИ хезмәтендә.
Бу хакта тулырак: tatar-inform