Казан үзәгендә ачылган бөек татар галиме Мәрҗәнинең исемен нинди телдә язганнар? [фото]

-- Лэйсирэ

20 ноябрь, Мөхəммəд пəйгамбəрнең (с.г.в.) туган көнендə, Казанда татар галиме Шиһабетдин Мəрҗанигə һəйкəл ачу тантанасы булып үтте. Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дəүлəт киңəшчесе Минтимер Шəймиев, Татарстан мөфтие Камил Сəмигуллин һәм татар җәмәгатьчелеге вәкиләре катнашты.

«Нəкъ Мөхəммəд пəйгамбəрнең (с.г.в.) туган көнендə бөек татар халкының улы — Шиһабетдин Мəрҗанигə һəйкəл ачу — зур тантана. Быел галимнең тууына 200 ел тулды, ул хезмəтлəре белəн татар халкын бөтендөнья күлəмендə күтəрде», диде һәйкәл ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов.

Ләкин бал мичкәсенә бер кашык кара дегет булып, бөек татар галименең исемен бары тик рус телендә язулары гына өстәлде. Бу хакта журналист Рәмис Латыйповка @aislukazan исемле укучы яза. «Игътибар итмәгәнмен һәйкәлгә карап. Марджани дип язылган. Мәрҗани түгел», ди ул.

Татар-информ фотосы

«Аннары әле татар телен һәркем гаиләдә сакларга тиеш диләр! Казан уртасында Мәрҗанигә шундый мөнәсәбәт булганда, гаиләдән таләп итеп буламы икән ул? Татарча дөрес язылган берәр һәйкәл ачылышын күреп булырмы икән ул берәр кайчан, ә? «Нет, сынок, это фантастика», — дигән тавыш ишетелә әллә кайдан» дип ачынып яза Рәмис Латыйпов.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Ниһаять! Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылды. «Нəкъ Мөхəммəд пəйгамбəрнең (с.г.в.) туган көнендə бөек татар халкының улы — Шиһабетдин Мəрҗанигə һəйкəл ачу — зур тантана. Быел галимнең тууына 200 ел тулды, ул хезмəтлəре белəн татар халкын бөтендөнья күлəмендə күтəрде», — диде Рөстәм Миңнеханов. Мəрҗани скульптурасының образын татар сынчысы Бакый Урманче ясап калдырган. … дип сөенеп язып кына бетердем, @aislukazan яза. Игътибар итмәгәнмен һәйкәлгә карап. Марджани дип язылган. Мәрҗани түгел. Безгә гаҗәпләнергә дә кирәкмидер инде ул хәтта.Татарча, хатасыз язылган һәйкәлләргә шакката торган заман. Вак, бәләкәй хәрефләр белән гарәп графикасында нидер язганнар аста, әмма зур итеп язылганы билгеле татарча түгел. Аннары әле татар телен һәркем гаиләдә сакларга тиеш диләр! Казан уртасында Мәрҗанигә шундый мөнәсәбәт булганда, гаиләдән таләп итеп буламы икән ул? Татарча дөрес язылган берәр һәйкәл ачылышын күреп булырмы икән ул берәр кайчан, ә? «Нет, сынок, это фантастика», — дигән тавыш ишетелә әллә кайдан. Рамил Гали фотолары. @tatar_inform_tatar #мәрҗани #марджани #рөстәммиңнеханов #рустамминниханов

Публикация от Рамис Латыпов (@ramis_latipov)

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий