Асаф Вәлиев Сәкинә Шәймиева белән төшкән видеосын күрсәтә

-- Лэйсирэ

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев Инстаграмда Сәкинә Шәймиева белән 90-нчы елларда эшләнгән видеоәңгәмәсен урнаштырган. “Ул үзенең хатын-кыз бурычын җиренә җиткереп башкарды. Без аны Президентны хөрмәт иткән кебек ярата идек”, дип яза Асаф Вәлиев.

Җырчы Сәкинә Шакир кызыннан: “Әгәр бөтен дөньяда ил башлары булып хатын-кызлар гына торса, дөнья күпкә үзгәрер идеме?” дип сорый.

“Хатын кыз – тормыш чыганагы, ана, тәрбияче, гаилә нигезе. Әгәр дә барлык хатын-кызларыбыз шушы табигый бурычларын җиренә җиткереп башкарсалар, аларның җәмгыяттә тоткан урыны президентлар хезмәтеннән дә ким булмаячак дип саныйм”, дип җавап бирә Асаф Вәлиевка Сакинә Шәймиева.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Тормышта хатын-кызнын табигый миссиясе президент хезмэтеннэн ким тугел дип эйткэн иде бервакыт Сэкинэ ханым Шэймиева. Ул узе бу бурычны жиренэ житкереп башкарды. Без аны президентнын узен хормэт иткэн кебек ярата идек. (Однажды Сакина ханум Шаймиева сказала, что предназначение женщины в обществе не менее значимо, чем президентская служба. Сама она эту миссию выполнила сполна. Народная любовь к ней была сравнима с уважением к нашему президенту.)

Публикация от АСАФ ВАЛИЕВ (@asaf_valiev_official)

Бәйле