Казанда зур премьера булачак [видео]

-- Лэйсирэ

30 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Кәҗүл читек» спектакле премьерасы! Автор – Гаяз Исхакый, режиссер һәм пластик режиссер – Ренат Әюпов, инсценировка – Нәзифә Кәримова, рәссам – Илшат Вильданов, композитор – Миләүшә Хәйруллина.

Гает бәйрәме – халкыбызның дини йолаларының берсе. Гает бәйрәмен өлкәннәр дә, балалар да көтеп аладыр, мөгаен. Иртән мичтә пешкән тәмле коймакның хуш исенә уянып китеп, тәмләп чәй эчү… Матур, чиста киемнәр киеп мәчеткә бәйрәмгә бару…

Спектакль герое Әхмәдулланың да күптәнге хыялы бу. Чөнки әтисе бәйрәмгә яңа кәҗүл читек алып кайтырга вәгъдә бирде бит…

Спектакль Ренат Әюповның пластик режиссер һәм яшь артист Ләйсән Закированың дебюты белән үзенчәлекле. Тамаша «Бердәм Россия» Гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Бәйле