МЧС: Питрәчтә ире хатынын телефон ярдәмендә бәбиләтә

-- Лэйсирэ

22 ноябрь Татарстанның Питрәч районында гадәттән тыш хәл була. Анда 38 атналык көмәне булган утыз яшьлек хатын-кызның тулгаклары башлана. Янәшәсендә бары тик ире генә булган хатынга акушер-табиблардан башка гына бәбиләргә туры килә. Аңа 112 экстрен хезмәте операторы ярдәмендә ире булыша, дип хәбәр итә Татарстанның Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

«Безнең практикада мондый очрак беренче тапкыр булды, — ди «112 экстрен хезмәте» директоры Ольга Лозовая. — Оператив дежур хезмәте, регламент нигезендә, сөйләшүләр алып барып, хатыны һәм иренә консультатив һәм психологик ярдәм күрсәтте, моның өчен Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе өлкән табибы белән махсус элемтә оештырылды.

— Беренчедән, бала табу — үзе бер стресс, икенчедән, кагыйдә буларак, мондый очракларда кеше истерикага бирелә. Хәтта бер тамчы кан күрүгә хушларын җуеп егылучы ир-атлар да бар. Тик бу очракта түгел, әлеге ир үзен чын ир-атларча тотты, паникасыз, диспетчерның барлык инструкцияләрен дә үтәде,» ди Ольга Лозовая.

Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамлана. Килеп җиткән ашыгыч ярдәм табибларга гаиләдә өченче булып туган сабый белән әнисен перинаталь үзәккә алып китәргә генә кала. Аларның сәламәтләгенә бернинди дә куркыныч янамый, дип хәбәр итә Татарстанның Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле