«Нигә сез шундый явыз?» — Путинга хат язган кыз асылына

-- Лэйсирэ

Путинга хат язып, әнисенең түбән хезмәт хакына зарланган Смоленск өлкәсендә яшәүче кыз үз-үзенә кул салып һәлак булган. «Азатлык радиосы»на сылтама белән Эхо Москвы басмасы язуынча, күзе начар күрү аркасында инвалидлыгы булган кызны мәктәптә сыйныфташлары үчекләгән.

Хастаханәдә санитарка булып эшләүче әнисенең хезмәт хакы бик аз булуына зарланып Владимир Путинга хат язганнан соң, баланың әнисен урындагы җитәкчеләр янына чакыртып, ачуланалар.

Фаҗига алдыннан социаль челтәрдә кыз: «Нигә сез шундый явыз?» дип язып калдырган.

Расланмаган мәгълүматлар буенча, баланың үз үлемендә беркемне дә гаепләми торган үлем алды язуы да табылган.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле