Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өр-яңа программа күрсәтә [фото]

-- Лэйсирэ

12 һәм 14 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең традицион гала-концертлары узачак. Артистлар “Халкыбызның мирасы” дип исемләнгән яңа программа күрсәтәчәк. Программага яңа җыр композицияләре, заманча бию куелышлары, шулай ук ансамбльнең “алтын фондыннан” халык күңелен яулаган танылган чыгышлар кергән.

 

Бу көннәрдә актив репетицияләре бара.

«Халкыбыз мирасы» премьерасында үткәнгә дә кайтып килеп, тарихыбызны барлыйбыз, бүгенгесен тагын да яхшырак күрсәтү максаты белән нык әзерлек бара», диде Ансабль җитәкчесе Айрат Хәмитов.

Бәйле