Тәүге тапкыр ана булу бәхете авыр сынау белән тәмамлана

-- Лэйсирэ

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган «Без синең белән!» хәйрия акциясен дәвам иттерә. Күптән түгел әлеге акция кысаларында җиде яшьлек Атика Яруллинаны дәвалауга акча җыю игълан ителгән иде, дип хәбәр итә dumrt сайты.

Сабыйда – ДЦП. Киләсе елның апрелендә аны катлаулы операция көтә. Әмма моңа кадәр табиблар тернәкләнү курслары узып, баланың арка мускулларын ныгытырга киңәш итә. Бер курсның бәясе – 100 мең сум. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән әлеге сумма тулысынча җыелып бетте һәм Атика тернәкләнү узачак медицина үзәгенә күчерелде.

Бүген исә шул ук акция кысаларында тагын бер бала – унөч яшьлек Карина Фәрзиеваны дәвалауга акча җыю игълан ителә. Үсмер кыз берьюлы ике катлаулы диагноз – ДЦП һәм спастик тетрапарездан интегә. Аның аерым мускуллары һәрвакыт киеренке халәттә, ул аларны йомшарта алмый.

Карина гаиләдә беренче һәм көтеп алынган бала була. Әмма тәүге тапкыр ана булу бәхете Каринаның әнисе Марина ханыма җиңелләрдән бирелми: нарасый авырлык белән, Апгар шкаласы буенча бер баллык булып туа. Бала тудыру йортыннан соң, бер ай хастаханәдә ятып, хәл җыеп, исән-имин өйләренә кайталар. Башта чирнең әллә ни билгеләре күренми. Сабыйның михнәтләре биш ай ярым вакытта, АКДС прививкасы ясаткач, башлана. Каринаның гәүдәсе бөтенләй җебеп төшкәндәй була…

Үскән саен, балага гәүдәсен тотып тору, кулларын, аякларын хәрәкәтләндерү авырлык белән бирелә. Хәзерге вакытта ул, нигездә, яралгы рәвешенә кереп ятып кына тора. Дөрес, кулыннан җитәкләп тотсаң, берничә адым ясарга мөмкин. Шулай ук вертикализаторда басып тора ала. ДЦПлы балалар өчен каралган махсус креслода утырып йөри. Унөч яшьтә булса да, Карина бик ябык, аның авырлыгы – нибары унбиш кило. Ел фасыллары алмашынуын, һава торышы үзгәрешләрен аеруча авыр кичерә – башы бик нык авырта. Төннәр буе йоклый алмаган чаклары да була.

Баланың сөйләме төзек түгел, әмма акыл сәләте сакланган. Хәзерге вакытта Карина алтынчы сыйныфта укый. Билгеле, укытучылары аны өйгә килеп укыта. Карина укый да, саный да, тапкырлый да белә. Энекәшләре Таһир белән Рамзан өчен ул яраткан апа.

Күпбалалы Фәрзиевлар гаиләсе кызларын дәвалауның төрле ысулларын файдалана, туганнан бирле диярлек аны төрле тернәкләндерү үзәкләренә, шулай ук остеопатка йөртәләр. Авыртуларын киметү, булган күнекмәләрен ныгыту һәм яңаларын үзләштерү өчен, Каринага чираттагы реабилитация курсын узарга кирәк. Бер курсның бәясе – 50 мең 100 сум.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр сезнең игелек кыласыгыз һәм Каринага ярдәм кулы сузасыгыз килсә, 3116 номерына KAZAN сүзен язып һәм сумманы күрсәтеп SMS җибәрегез! Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы). Өстәмә мәгълүматны 225-33-22 номеры буенча шалтыратып белергә була.

Бәйле