Сәкинә Шәймиеванең «ташка басылган васыяте»

-- Лэйсирэ

Сәкинә ханымның бакыйлыкка күчүе турындагы хәбәр беребезне дә битараф калдырмагандыр. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете булганы өчен генә түгел, ә 59 ел буена аның ышыгында чып-чын татар хатыны булып, үзенең тирә-юнендәгеләргә hәм безнең күпләребезгә сабырлык, итагатьлелек hәм зыялылык үрнәге күрсәтеп яши белгәне, үзебезчә тыйнак кына бакыйлыкка күчкәне өчен якын алды халык аны йөрәгенә.

Ул безгә үзенең тормыш юлы белән татар хатыны нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап биреп калдырды. Шуңа да без бүген сезнең игътибарыгызга аның “Миңтимернең хәләл җефете” дигән китабыннан исәннәргә васыять кебек яңгыраган берничә өзеген тәкъдим итәбез.

Игътибар үзәгендә булу җиңел түгел

Чын дөресен әйткәндә, мин игътибар үзәгендә булырга яратмыйм. Кибеткәме, базаргамы – кая барсам да, йә болай гына йөрергә чыксам да мине, әлбәттә, таныйлар, игътибар итәләр. Шунысы күңелле, берәү дә бернинди начар сүз әйтми, барысы да дустанә мөгамәләдә. Шулай да мин күзгә бик ташланып тормас­ка тырышам. Шуңа күрә дә ял итәргә дә ераграк җиргә, безне белми торган урынга барабыз.

Һәрвакыт игътибар үзәгендә булу – авыр хезмәт. Үзеңне тиешле югарылыкта, һәрвакыт үз дәрәҗәңә лаек тотарга кирәк. Кешеләр мине ничек кабул итсә, иремә дә караш шундыйрак булачак бит. Гомумән, ир-ат турында аның хатынына карап фикер йөртәләр. Миңтимер минем халык алдындагы ролемнең мәгъ­нәсен яхшы аңлый. Минем юбилейда ул болай диде:

– Иманым камил, Сәкинәне безнең тирәдәге кешеләр, рес­пуб­лика җитәкчеләре, иң элек аларның җәмәгатьләре барысы да ихтирам итә. Һич уйламый-нитми, үзе дә сизмәстән ул дәүләти эшләрне хәл кыла – үз тирәсенә җитәкчеләрнең хатыннарын туплый. Җитәкчеләрнең хатыннары арасында төрле мө­нәсәбәтләр күрергә туры килде, кайвакыт бик киеренке хәлләр булгалый. Бу дәүләт эшләренә зур зыян сала. Ә бездә исә бик матур күренеш күзәтелә: беренче леди үз тирәсендә игелек даирәсе булдырып бердәм­лекне тәэмин итә.

Мин әлеге югары бәя өчен иремә бик рәхмәтле. Мин бит бервакытта да “беренче леди” булырга өйрәнмәдем. Укыганда этика, этикет дигән фәннәр кермәде шул безгә. Өстәвенә татар хатын-кызына тыйнак булу мәгъкуль. Хатын-кызны бизәктән дә бигрәк әдәп-нәзакәт бизи дигән безнең халык. Әйткәнемчә, мин үз вазифамны хакимият башындагы иремә ышанычлы терәк булуда күрәм. Минем үз-үзем булып каласым килә. Миң­тимер белән аны дулкынландыручы проблемалар турында фикер алышабыз, сөенечләр дә, көенечләр дә уртак. Шул рә­вешчә мин барыбер күп кенә вакыйгалардан һәм аның эшлә­реннән хәбәрдармын. Әмма мин аның эшләренә керешмим, тың­лыйм, хәленә керәм, теләктәшлек итәм.

Балалар һәм оныклар

Миңа ялагайлыкны һәм ялганны гадәти нәрсә дип кабул итүче кешеләр ошамый. Бу күңел кайтаргыч нәрсә. Кызганыч, әм­ма без, безнең гаилә үз дәрәҗәсе аркасында мондый кешеләргә еш юлыгып тора. Минем балаларым һәм оныкларым үз-үзләренә карата таләпчән, шул ук вакытта башка кешеләргә ягымлы, яхшы мөнәсәбәттә, кешеләрнең хәленә керә беләләр. Мин моның белән чын-чынлап горурланам. Кеше­ләрдә мин тыйнаклык, ачыклык һәм гадилек сыйфатларын югары бәялим, һәм, әлбәттә, балаларымда да шундый сыйфатлар тәрбияләргә тырыштым. Бу күркәм сыйфатларны балаларымда күреп бик сөенәм.

Улыбыз Айратны энергетика институтын тәмамлаганнан соң Яр Чаллыга эшкә җибәрделәр. Ул хезмәт юлын төзү-монтаж идарә­сендә мастер булып башлады. Аннары ремонт-механика заводында баш инженер булып эшләде. Ул шулкадәр тыйнак иде, беренче 2-3 елда Чаллыда аның кем малае булуын берәү дә белмәде. Миңтимер Шәймиев туганың түгелме, дисәләр, ул гел: “Юк, ул минем фамилиядәш кенә”, – дип җавап бирә торган булган. 3-4 ел эшләгәч, Айратның гаиләсенә бер бүлмәле гадәти бер фатир бирделәр. Икенче балалары тугач, ике бүлмәлегә алыштырдылар. Казанга күчкән­че шул фатирда яшәделәр. Ул чакта Миңтимер Татарстанның Министрлар Советы Рәисе булып эшли иде инде. Шундый югары урындагы кешенең баласы ничек шундый кысан шартларда тора микән, дип күпләр аптырый иде.

Хәзер Айрат “Дорожный сервис” җәмгыятенең генераль директоры булып эшли. Аның улы Тимур мәктәпне тәмамлап, Ан­глиягә укырга китте. Әтисе кебек автомобиль узышлары белән мавыга, бокска йөри. Кызы Ләйләгә хәзер – 10 яшь, мәктәптә укый, музыка белән шөгыльләнә, бию­гә мөкиббән.

Айрат – автомобиль узышлары чемпионы буларак, Европада мәгълүм шәхес. Ул автокросс буенча өч тапкыр Европа чемпионы, “Татарстанның иң яхшы спортчысы”, “Россиянең атказанган спорт остасы” дигән исемнәргә лаек булды. Әмма җиңүче даны аңа кыйммәткә төште: өч тапкыр башы бәрелде, кабыргалары сынды.

Кече улыбыз Радик та автомобиль спортын ярата. Ул да автокросс буенча Европа чемпионы булды. Халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы. Хәзерге вакытта Радик автоспортның тагын да катлаулырак һәм тагын да дәрәҗәлерәк төре – ралли белән мавыга.

Миңтимер белән без аларны мондый куркыныч спорт тө­реннән читләштерергә теләп озак үгетләп карадык. Хәзер инде теләсәк тә, теләмәсәк тә, без бу спортның җанатарларына әве­релдек, ярышларны карап барабыз. Улларымның машиналары әйләнеп капланганын күргәндә йөрәгем уч төбендә тора.

Радик – цивилизацияле эш­мә­кәрлек тарафдары. Аның өчен ничек тә күбрәк акча каеру дигән нәрсә юк. Аңа нигездә хәтта акча да түгел, эшенең барып чыгуы, уңышка ирешү юлы кызыклы. Кайбер газеталарда аны “Татнефть” җәмгыятенең Директорлар советы рәисе дип яздылар. Бу дөрес түгел, ул беркайчан да анда булмады.

Радикның кызы Камиләгә быел 20 яшь тулды. Ул Казанның 131 нче мәктәбен тәмамлап, Мәс­кәү дәүләт халыкара мөнәсәбәт­ләре институтында укый.
Камилә – безнең беренче оныгыбыз. Шуңа күрә безнең йөрәкләрдә аның урыны аерата кадерле. Ул туар алдыннан бер онытылмас вакыйга булды. Киленебез Наиләнең, җиде айлык авырлы чакта, аппендицит өя­нәге башланды. Төнлә хастаха­нәгә алып китеп операция ясадылар аңа. Бөтен гаиләбез белән кайгырдык. Оныгыбызны тумас борын югалтасыбыз килмәде. Аллага шөкер, операция уңышлы узды һәм өзелеп көткән оныгыбыз тиешле вакытында сау-сәламәт туды.

Без аңа исемне озак эзләдек. Кода-кодагыйлар белән бездә махсус җыелыштык. Һәркем үз вариантын тәкъдим итте. Минем тәкъдимне барысы да хупладылар. Мин оныгыбызга минем әбием – әтиемнең әнисе хөр­мәтенә Камилә дигән исем кушарга тәкъдим иттем. Ул бик акыллы, зирәк, игелекле хатын иде. Әнием каенанасы белән озак, дус һәм тату яшәде, аны кадер-хөрмәт белән соңгы юлга да озатты.

Мин Камиләдән оныклар исеменнән берәр сүз язып бирүен үтендем. Аның язганын тулысы белән китерәм:

“Без – оныклар өчен гаилә җылысының чагылышы – безнең дәү әниебез ул. Ул – кайгыртучан әби һәм әни, искиткеч хуҗабикә һәм ир хатыны гына түгел, нәфис, нәзакәтле, зәвыклы, затлы хатын-кыз да. Әмма безнең өчен дәү әниебез иң элек – чын дустыбыз. Ул безне тыңлый да белә, тиешле юнәлеш тә бирә ала. Безгә багышланган күңел җылысы һәм кайгыртучанлыгы өчен аңа рәхмәтебез чиксез. Дәү әниебез шундый булганга язмышыбыз бәхетле безнең!”

Барлык әби-бабайлар кебек без дә оныкларыбызны бик яратабыз. Замана балалары тизрәк өлгерә, алар белән аралашу кызыклы. Аларның “мәгълүмат сандыгы” искиткеч бай. Бераз гына сөйләшеп утырсаң да, мәгъри­фәтлерәк буласың, дистә елга яшәрәсең. Ял вакытларын алар гел безнең янда, дачада үткәрә­ләр.

Алдагы җөмләгә нокта куйдым да уйга калдым. Бөтен гомерем һәм сиздермичә килеп җиткән картлыгым күз алдымнан узды. Яшь чакта картлык турында уйларга вакыт юк. Ләкин яши-яши бу турыда уйлар башка керә башлый. Кайбер гадәти һәм җиңел эшләрне хәзер алай ук җиңел эшләп булмаганлыгын аңлаган мизгелләрдә бигрәк тә. Кеше яшәгән гомеренә чын бәяне өлкән яшькә җиткәч кенә бирә ала. Менә шул чакта ниндидер нәтиҗәләр ясыйсың, вакыйгаларга бөтенләй башкача карыйсың.

Безгә – иремә, әтиебез Миң­тимергә, Президент Шәй­миев­кә һәм миңа, аның Сәкинәсенә – бәхетле язмыш насыйп булды. Шушы иксез-чиксез галәмдә без бер-беребезне табып бәхетле гаилә кордык.

Башыннан ахырынача минем белән шушы китап битләре буйлап йөреп, минем өемне күреп, безнең тормышка манзара кылган укучыларга иң төп серемне ачасым килә. Без Ходай биргән иң зур байлыгыбызны – мәхәб­бәтебезне гомер буена саклап кала алдык, күңел түрендәге сөю хисләрен кеше күзенә чыгармадык. Саклап кына да калмадык, яши-яши аны ныгыттык, бергә узган күңелле, шатлыклы миз­гелләр белән бизәдек, бергә кичергән сынаулар белән чыныктырдык.

Мин – Президент хатыны. Бу китапны укый башлаганда укучы, ихтимал, ниндидер сәяси бәя­ләмәләр, шаккатыргыч фактлар көткәндер. Бәлки, чыннан да, тормышымның гадилеге белән шаккатырганмындыр да?

Президент хатыны да – гадәти хатын-кыз. Аерма шунда гына ки, җаваплылык зуррак, чөнки ирең халык өчен җаваплы.

Мин элек тә, хәзер дә ир хатыны, әни, дәү әни генә булдым. Миңтимер Президент булмаса, ничек яшәр идек икән дип уйлаганым юк. Шунысын беләм: Миңтимер кем генә булып, кайда гына эшләмәсен – мин һәрвакыт аның янәшәсендә булачакмын. Чөнки мин аны яратам. Бары шул гына. Бу яктан мин гап-гади татар-хатын кызы – ирем артыннан утка да, суга да керергә әзер.

Өемдә гаиләмә дә, килгән кунакларга да тыныч, рәхәт, уңайлы булсын дип тырышам. Тормы­шымның кыйбласы шушы.

Иң кыены табигый матурлыкка ирешү, диләр. Моның өчен үз-үзең булып калырга, үз та­бигатеңне сакларга кирәк дип беләм. Миңа “беренче леди” ролен уйнау авыр булыр иде. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: мин бу рольгә керергә омтылып та карамадым. Миңтимернең язмышында минем урыным башка. Мин – аны яратучы һәм ул яратучы хатын-кыз. Миңа Миңти­мернең күңел күгендә йолдыз булып яшәү рәхәт. Үз-үзем булып кала алуым белән бәхетлемен.

Һәм барыгызга да бәхет теләп калам!

(“Ватаным Татарстан”, /№ 170, 23.11.2018/)

Бәйле