«Укытучыларга күлмәк кию киңәш ителми»

-- Лэйсирэ

Мәктәп укучыларының формадан йөрергә тиешлекләре, бердәм форма турында бик күп сөйлиләр һәм язалар. Ә менә укытучыларның ничек киенеп йөрүе мөһим түгелме? Бүгенге көндә мәктәпләрдә укытучылар өчен дресс-код бармы икән? Әлеге сорау белән берничә укытучыга мөрәҗәгать иттек.

Резедә Любицкая, Казанның 6 нчы гимназиясе укытучысы

Укытучылар өчен тышкы кыяфәт бик мөһим. Мөгаллим укучыларына һәрьяктан да үрнәк булырга тиеш. Шул исәптән ничек киенүе белән дә. Минем уйлавымча, укытучы җитди һәм нәфис күренергә тиеш. Шуңа күрә дресс-код бик кирәкле әйбер. Аеруча яшь белгечләр өчен. Безнең гимназиядә дресс-код инде бик күп еллар гамәлдә. Ул җитди рәсми стильдән гыйбарәт. Шәхсән үзем өчен дресс-кодтан йөрү бернинди кыенлык та тудырмый, чөнки мин көндәлек тормышта да шундый стильне үз итәм.

Гөлшат Галиева, Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе укытучысы

Безнең мәктәптә аерым билгеләнеп куелган дресс-код юк. Укытучылар ирекле классик киемнән йөриләр. Дресс-код кирәк, чөнки ул укытучының статусын күтәрә. Укучының игьтибары да дәрестә укытучының яңа киеменә түгел, ә белем алуга юнәләчәк. Бердәм сарафан, бер төстәге итәк+жилет, костюм+чалбар, бер төстә генә блузка булса, яхшы булыр иде дип уйлыйм. Ләкин ул укучы һәм укытучы арасындагы субординацияне саклар өчен укучыларныкыннан аерылып торырга тиеш.

Эльвина Усманова, Буа шәһәренең М.М.Вахитов исемендәге гимназиясе укытучысы

Укытучыларга дресс-код кирәк дип уйлыйм, чөнки бу – белем йортындагы укучы һәм укытучылардан торган зур гаиләне берләштерүче тагын бер билге. Безнең мәктәптә дә ул бар. Татар гимназиясе буларак, безнең дресс-код яшел төстә. Ул итәк, чалбар, ак блузка һәм яшел галстуктан гыйбарәт.

Эльвира Зиннәтуллина, Казанның 180 нче гимназиясе укытучысы

Гимназиябездә укытучылар өчен дресс-код бар. Безгә, әлбәттә, артык кыска һәм ачык кием кияргә ярамый. Чәчләребез һәрвакыт җыелган булырга тиеш. Кием җиңнәренең иң кыскасы — ¾ үлчәмле. Итәкнең тезне каплавы мәҗбүри. Чалбар һәм итәк бары тик зәңгәр төстә генә булырга тиеш. Өскә ак блузка киябез. Бик сирәк чакта гына зәңгәрне кияргә була. Безнең шулай ук гимназия эмблемасы төшерелгән муен галстугы бар. Аны төрле чаралар, бәйрәмнәр вакытында тагабыз. Күлмәк кию шулай ук киңәш ителми. Сирәк кенә бик кычкырып тормаган төстәгене кияргә мөмкин.

Шәхсән үзем, укытучыларга карата кискен дресс-код булырга тиеш, дигән фикер белән килешеп бетмим. Иң мөһиме укытучының тышкы кыяфәте аның һөнәренә туры килергә, чиста, матур, тиешле дәрәҗәдә ябык, җыйнак, басынкы төсләрдә булырга тиеш дип уйлыйм. Әмма укытучы киеменең төсен катгый билгеләп кую кирәк түгел, минемчә.

Автор: Зөһрә ФӘСХИЕВА, Мәгариф

Фото: https://pixabay.com

Бәйле