«Бернинди Тукай да юк» — Олег Кашин Казан аэропортына Тукай исемен бирүгә каршы чыга

-- Лэйсирэ

Журналист Олег Кашин Казан халыкара һава аланы исемен сайлау өчен тавыш бирүгә Габдулла Тукай исемен чыгаруга каршы булуын белдерде. Кашин бу турыда 23 ноябрьдә “Эхо Москвы” радиосының «Персонально ваш» тапшыруында белдерде.

Минем Мәскәүдәге патриот дусларым, урыс милләтчеләре, империячеләр, кем генә булмасын, киресенчә, ничек инде Казанда Габдулла Тукай диләр. Бернинди Тукай да юк. Әйдәгез Лобачевский итик. Күбрәк урыс шәһәре булган Казан өчен Лобачевский Габдулла Тукайдан мөһимрәк”, диде Кашин. Ул шулай ук Русиядәге милли республикаларны “кирегә чыгарып булмый торган фарш” дип атады.

Ул шулай ук Мостай Кәрим исеме белән атау тәкъдим ителгән Уфа халыкара һава аланына да тукталды.

“Рәсми риторика күзлегеннән караганда Русиянең формаль рәвештә бер дәрәҗәдәге халыклар тупланмасы булуы оят, әлбәттә. Чөнки безгә урысларның Пушкины, ә башкортларның Мостай Кәриме бар диләр. Бернинди Мостай Кәрим дә юк. Аны совет тәрҗемә мәктәбе генә уйлап чыгарган. Аның башкорттан чыккан русияле булуы бик яхшы. Әмма бөек, хөрмәтле һәм башка шундый башкорт халкы миңа үзенең минем урыс халкым белән тиңдәш булуын күрсәтте дип әйтә алмыйм”, диде Кашин.

Түбәндә Азатлыкның Казанда һава аланына нинди исем бирү турында уздырган сораштыруы нәтиҗәләре.

Азатлык радиосы язмасы, видео һәм фотосы  (чит ил агентлыгы)

Бәйле