Айсылу Габдинова: “Кияүгә чыктым!” дип әйтәсе килә

-- Лэйсирэ

Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре тамашачылары алдында иҗади имтихан тотып, Ваһапов фестивале йолдызлары – Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина һәм Айсылу Габдинова Казанга әйләнеп кайтты.

20 ноябрь көнендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында алар тулы залга концерт куйды. Концерт буласы көнне кассада өч кенә билет калганлыгы турында хәбәр иткән иде оештыручылар. Шул ук көнне февраль аенда өстәмә концерт куюлары турында да билгеле булды.

Ә концерт карарга кил­гән халык Ваһапов фестивале җырчыларын тамашага керер алдыннан ук сыный башлады инде. “Рәнис фәлән җырын җырлармы икән?”, “Гөлсирин белән Азат чыннан да йөриләрме?”, “Айсылу яңа җырын башкарсын иде” – халык менә шундый кызыксыну белән җыелды. Концерт бераз гына соңарып башланса да, җырчыларның сәхнәдә каушаулары сизелсә дә, халык аларны кичерде. Егет-кызларның моңнары аларга мондый гадәти җи­тешсез­лекләрдән мең кат кадер­ле­рәк булып чыкты. Алар, үзлә­ре әйтүенчә, иҗат­та Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов кебек олпат шәхесләргә таяна, аларның мирасын халыкка җиткерүне изге бурыч итеп саный. Шуңа да популяр җырлар белән беррәттән, халык җырларын да яңгыратты егет-кызлар. Яңа иҗат җимешләрен дә ишетеп булды.

Ваһапов фестивале җыр­чылары бу кичтә җырлап кына калмады, концертны алып та барды. Кон­цертның сценарие аларның тормыш вакыйгаларына нигезләнгән иде. Егет-кызларның алып баручы буларак сәләтләре әле ачылып кына килә икән шул. Сөйлисе сүзләре ятланган булуы сизелеп торды. Алып бару эшен иң җиңел башкарып чыгучы Айсылу Габдинова булгандыр. Аны без телеви­дениедә дә, бүтән концертларда да алып баручы буларак күргән идек, шу­ңа да теле чарланган, тәҗ­рибәсе дә юк түгел кызның.

Азат Абитов белән Рәнис Габбазов, мәсәлән, бер-бер­ләренә төрттереп, янәсе, узышып яшәүләренә басым ясады. Рәнис исә Азаттан күп нәрсә белән өстенрәк булып чыкты: Рәшит Ваһапов фес­ти­валендә гран-при иясе дә ул, дүртесе арасында гаилә корып яши башлаучыларның да беренчесе, әти кеше дә! Үзенең ул атасы булуы һәм тормышында яңа этап башлануын кат-кат искәртте Рәнис. Азат та төрттерә белеп төрттерә: “Исемем дә, гәүдәм дә Рә­нис­тән матуррак!” – ди.

Азат Абитов белән Гөл­сирин Абдуллина мөнәсәбәт­ләренә дә бу кичтә ачыклык керде кебек. Сәхнәдән Азат болай диде:

– Без Гөлсирин белән бер-беребезне яратабыз… дип уйлый күрмәгез инде! Без – иҗатташ дуслар.

Азатның бу сүзләре генә халык арасындагы имеш-мимешләрне туктатмады, бил­­геле. Тамашачыда алар­ның бергә булачакларына өмет барыбер калды. Парлап мәхәббәт турында җырлар башкарып, бу өметне тагын да көчәйтте төсле алар.

“Кияүгә кайчан чыгасың?” – Айсылу Габдиновага менә шушы сорауны еш бирәләр икән. “Шушы сорауны бирү­челәргә: “Кияүгә чыктым!” – дип әйтәсе килә минем. Үз янымда акыллы, тырыш, юмор хисе булган кеше кү­рергә телим. Филармония залында андый егет бармы?” – дип сорады ул сәхнәдән. Бу җәһәттән махсус “Өйлән, давай” исемле җыр да иҗат ит­кәннәр әле.

Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов яңа концерт программалары уңышлы бара дигән фикердә.

– Концертларыбыз Рә­шит Ваһаповның 110 еллыгына багышлана. Алар­ның төп уңышы – 100 процент аншлаг булуда. Бу инде Ваһапов фестиваленең халыкка кирәк булуын дәлил­ли. Яшьләребез өчен дә моны зур уңыш дип саныйм. Бүген тамашачы җыю авыр. Безнең концертыбыз халык тарафыннан җылы кабул ителде, – дип әйтте ул.

(Чулпан Гарифуллина, “Ватаным Татарстан”, /№ 170, 24.11.2018/)

Бәйле