«Язмыш мине Мөнир белән очраштырды» — инвалид арбасына утырган Миләүшә Зарипованың язмышы [дәвамы]

-- Лэйсирэ

39 яшьлек Миләүшә Зарипова студент чагында куркыныч юл һәлакәтенә эләгә. Чәчәктәй яшь кызга инвалид арбасына утырырга туры килә. Ләкин ул бирешми-сынмый. Алай гына да түгел, менә дигән гаилә корып, иң зур хыялы – әни булу бәхетен татый, үз көче белән бизнес булдыра. Инстаграмын карап баручылар безнең белән һичшиксез килешер, ул барыбызга да үрнәк булырдай, гаҗәеп көчле, тырыш һәм тәвәккәл кеше. Миләүшәнең үзенең тормыш юлы турында язган хатирәләренең дәвамын сезгә дә тәкъдим итәргә булдык. Язманың башын биредә укый аласыз. Үзе турында ул болай дип яза (үзгәртмичә бирәбез):

«Лилия апаның рульдә булуы миңа бик ярдәм итте. Ул мине куп жирләргә йөртте. Больницадан соң, мин кабаттан әти йортына кайттым. Бу вакытта инде минем больницада ятканда абыем өйләнгән иде. Абыем эшкә урнашкан. Арзан гына бәягә машина да алган, начар гадәтләрен дә ташлаган иде. Лилия апам килә алмаганда укырга абыем машинасы белән йөртте. Бер булмәле кечкенә квартирада без 4 кеше яши башладык. Северный поселыгында әти белән әни бергә яшәгән вакытта алынган йортыбыз бар иде, шушы квартира белән йортны сатып без өч булмәле квартирлы булдык.

Мин авыртып бер нәрсәгә яраксыз булгач миңа 3 булмәле квартирада да урын калмады. Һәм мине коммуналкага чыгардылар. Шушы елларда минем кургән төшем бер дә хәтеремнән чыкмады, әйткәнемчә 5-6 каберлекне кургәч мин иң элек 5-6 атнадан, аннан 5-6 айдан аякка басам дип көн-төн шөгелләндем. Тернәкләндеру узәкләрендә дә бик куп йөрдем. Әмма аякка баса алмадым. Авыр булса да мин институтны тәмамлап дипломлы укытучы булдым. Әмма авылыма кайтып егетемне шак каттырып укыту насыйп булмады. Иң авыр вакытларым, иң куп кургәннәрем 5- 6 елга сузылды. Менә шуннан соң мин яшел чирәмгә чыга башладым инде. Мин коммуналкага буш булмәгә килеп кердем. Шул вакытта минем иптәш кызларым холодильник, ә Лилия апам шифонер белән кресло китерде. Бу вакытлар да миннән дә бәхетле кеше юк иде, чөнки мин тынычлыкта калдым дип уйлаган идем. Курәселәр тагын алда булды.

Яшәу өчен миңа эш кирәк иде, мин эш эзли башладым. Эзли торгач таптым диспетчер булып эшли башладым. Бу аралыкта да миңа берничә тапкыр больницага да ятарга туры килде. Больницада ятканда да мин хаман да эшемне ташламадым, телефоннан хаман эшемне дәвам иттем, киңәйттем. Акча эшли башладым. Тормышым рәтләнеп китә башлагач, узем белен янәшәдәге булмәдә бик кара эчле көнче кеше яшәгәнен аңладым. Ул минем өстән төрле ялалар ягып, төрле оешмаларга яза башлады. Мин күчеп килгәнчедә бу Зөхрә исемле ханым бер кешегәдә дә тынычлык бирмәгән булган, шуңа курә миңа кадәр бу булмәгә 9 кеше килеп алышынган булган. Әмма мин түздем, чөнки тормыш мине усалланырга хәм акча тотарга өйрәтте. Мин бу булмәдә 4 ел яшәдем, бирешмәдем, һәм квартир алырга акча жыйдым.

Коментарийларны һәм директка килгән сорауларны укыганнан соң, мин кабаттан больница юлларын язарга булдым. Чөнки сез больницада кемнәр карады дигән сорау биргән идегез. Минем иң авыр вакытларымда янымда эйткәнемчә курсташларым, әтием һәм абыем, әтиемнең туганы Әлфия апа булды. Күп еллар утсәдә минем аларга кабаттан да рәхмәтемне житкерәсем килә. Башкирияде дә мине устергән әбием, узе килә алмасада миңа ярдәм итеп акча жибәргән, әмма бу акча миңа килеп житмәде. Әнием ягыннан бер ике көнгә ике өч туганым килеп киттеләр.

Туганнарым килгәч мин егетем турыда сораштым. Алар миңа егетемнең бик нык эчкәнен бер көндә аек көнен күрмәгәннәрен сөйләделәр Бу сузне ишетү миңа бик авыр булды. Мин әле аны өйленмәде, гаилә кормады микән дип уйлый идем. Әмма ул тубән тәгәрәп гаилә кора алмаган. Миндә өмет уянды тазарып чыксам, аякларыма бассам аның белән бергә булырбыз дип өметләндем. Бу елларга кайткач, мин яңадан да бер дустымны искә алам. Бу минем Надия апам. Аның ире Фаргат абыйда авариягә эләгеп минем хәлдә больница да ята иде. Надия апам шуны саклап ятты. Анын булмәдәшләре яратып радио коментатор дип атадылар. Чөнки ул авырлыкларны жиңеп, кешегә яшәу дәрте биреп йөри торган ханым иде. Безне шушы авыр язмыш дуслаштырды һәм бугенге көндә дә аерылгысыз дуслар.

Мин эшләвемне дәвам иттем. Квартира алырлык акча жыйдым, менә шушы фатирны алып теркәп йөргәндә язмыш мине Мөнир белән очраштырды. Без аның белән телефон аша гына таныштык. Аңа мин уземнең коляскада булганымны башта эйтмәсәмдә, аңа үземнең авыру икәнемне аңлата килдем. Һәм без очрашырга сүз куештык. Мөнир белән без январь аенда танышкан булсак, март аенда без аның белән беренче тапкыр очраштык. Ул миңа минем каммуналкага килде. Мин уземчә матур итеп киенеп әзерләндем, каушавымнан яңа кофтамдагы биркамныда алырга онытканмын. Әле дә шуны көлеп искә алабыз. Минем иң яраткан ризыгым манты булганлыктан, мин Мөнир килешкә манты пешереп куйдым. Иртәгә киләм дигән көнне мин Мөнирга уземнең коляскада булганымны эйттем. Мөнир белән ул көнне көн буе бергә булдык һәм ул кич булгач уз ягына кайтып китте.

ДӘВАМЫ БАР

Бәйле