Әлеге вакыйганың башы 2018 елның июленә барып тоташса да, Омск казармасы җимерелүеннән соң ике аягын югалткан спортчы Рөстәм Нәбиев бу хакта инстаграм аша шушы көннәрдә генә язып чыкты. Җитәкчелек егетне күчмә ярышлар вакытында спортчыларның бик начар шартларда яшәүләре турындагы видеоязмасын интернетка урнаштырган өчен командадан кысрыклый башлый. Аны следж-хоккей төркеменнән куалар.
“Миннән видеоны бетереп ташла дип сорадылар, мин шулай эшләдем дә. Соңрак бүлмәмә тренер кереп: «Ты никто и твоё мнение в ж*пе» дип кычкырды, дип яза Рөстәм.
Башта аны уеннар вакытында бозга чыгармыйча борт артында тоталар, аннары соң, сәбәпләрен аңлатып тормыйча, спорт җыенда катнашмаячагын белдерәләр. Паралимпияле спорт төрләре үзәге җитәкчесе Дмитрий Котырев Рөстәм Нәбиевны команда өчен «лишний балласт» дип атый.
Гаделлек эзләүче Рөстәм инстаграмда үзенең блогларын укып баручы дуслары һәм әлеге проблемага битараф булмаучылар ярдәменә ышана. Үзенең хаклы булуын раслау өчен, паралимпияче хәтта Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә әзер.