«Башка егет белән күреп, үч алган» — Зәйдә тракторчы сөйгән кызының машинасын изә [видео]

-- Лэйсирэ

Соцчелтәрләрдә әлеге видеоны урнаштырган вакыйганың шаһитлары ВАЗ машинасын тракторы белән изгән егетнең бу адымга көнләшүдән баруын фаразлый. Сөйгән кызына үч иткән, дип хәбәр итә кулланучылар.

Казанский репортер газетасы белдергәнчә, ВАЗ автомобиленә җитди зыян килгән. Кадрларда ватылган пыяланы күреп була. Әлеге машинаны егет кызга үзе бүләк иткән, ә аннары аны башка егет белән күреп, үч алган дигән сүзләр дә йөри. Видео авторына бу сүзләрне тракторчы  үзе әйткән диелә хәбәрдә.

Хәер, һәлакәтнең төгәл сәбәпләре турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

Бәйле