Гөлназ Асаеваның гомеренә куркыныч яный

-- Julia Julia

Бу хакта җырчы үзенең инстаграмында хәбәр итә.


«Ришатның соңгы постына синең турында шакшы сүзләр язуларына ничек карыйсың», дип сораганнар Гөлназдан. «Юмор белән. Кызлар борчыла», дип җавап кайтарган җырчы.


Ә башка билгесез кеше Асаевага: «Ришат белән булып кына кара, суярмын сине «тварюга»», дип янаган.

Җырчы әле күптән түгел генә Ришат Төхвәтуллинның концертында булып кайткан иде. Ришатның төркемендәге егетләр Гөлназдан концерт турында сорашып видеоязма төшергән. Әлеге видеоязманы Төхвәтуллин үзенең инстаграмына куйган. Ришатның фанатларына бу ошап бетмәгән, күрәсең. Пост астыга төрле начар сүзләр язып тутырганнар. Ришат белән Гөлназ кавышырлар дип курыкучылар Асаевага төрле янау сүзләре яудыра башлаган.

 

Бәйле