120 кеше эвакуацияләнгән йортта әнисе белән кечкенә сабыйның фаҗигале үлем сәбәбе билгеле

-- Лэйсирэ

Казахстанда күпкатлы йортта зарарлы бөҗәкләрне агулаганнан соң, ике яшьлек сабый һәм 29 яшьлек хатын үлгән. Шушы көннәрдә урындагы йогышлы авырулар дәваханәсенә бер-бер артлы күпфатирлы йортта яшәүчеләрне китерә башлыйлар. Табиблар башта аларны ризыктан агуланган дип уйлый.

Аларның барысында да бертөрле симптомнар була. Авыручыларның күпчелеге авыр хәлдә, ә менә ике яшьлек кызчыкның һәм яшь хатынның гомерен табиблар да саклап кала алмыйлар.

Соңыннан ачыклануынча, шул йортның бер фатирында яшәүче кеше тараканнар һәм кандалалар агулаучы компанияне яллаган була. Дезинфекция үткәргәннән соң, фатир хуҗасы берничә көнгә аннан китеп тора. Ә калганнар бу хакта белми дә. Йортта яшәүче 120 кешене эвакуацияләгәннәр, суның һәм һаваның пробасын алганнар.

Әлеге вакытта күпләп агулану очрагы буенча җинаять эше ачылган. Зарарлы бөҗәкләр агулап йөрүче компаниянең хезмәткәре кулга алынган, дип яза Кызыл таң.

Фото:https://pixabay.com

Бәйле