Илсөя Бәдретдинова һәм Гөлназ Сәфәрова Казанда ял итү урыны ача

-- Лэйсирэ

1 декабрь көнне Казанның Кремль яр буенда ясалган Европадагы иң озын шугалак ачылачак. Тантанада татар эстрадасы йолдызлары Гөлназ Сәфәрова һәм Илсөя Бәдретдинова катнаша. Бу хакта иҗтимагый киңлекләр матбугат хезмәте хәбәр итә.

Боз шугалагының озынлыгы 1 км. Ул тантаналы рәвештә ретро атмосферада ачыла — Кремль яр буенда совет фильмнары музыкасы, шулай ук 80нче еллар хитлары яңгыраячак. Биредә шулай ук конкурслар булачак. Ретро-костюмнардан килгән актив кунаклар аниматорлардан бүләк алачак.

Кремль яр буендагы шугалак эш көннәрендә кичке дүрттән унга кадәр, ял көннәрендә көндезге уникедән кичке унга кадәр эшләячәк, дип яза Татар-информ.

Бәйле