21 гасыр — Чирмешәндә нефтьчеләр салырга булышкан яңа клубны утын ягып җылытасын хәбәр итәләр

-- Лэйсирэ

Чирмешән районының Чумачкада төзелүче клубта эшләр тәмамланып килә, ул утын ягып җылытылачак. Якын көннәрдә идәннәргә линолеум җәелеп, тамаша залына утыргычлар урнаштырылачак. Бу турыда Татар-информ район газетасына сылтама белән яза.

«Яңа клуб утын ягып җылытуга көйләнгән, урманнан дүрт олау утын алып кайттык, аны әле тагын өч трактор арбасы әзерләргә булыр. Хәзер үзебезнең трактор бар, транспорт проблемасы юк», — диде Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин.

Мәдәният учагы төзелеше чыгымнарын нефтьчеләр күтәргән, район бюджетыннан да ярдәм булган.

Фото: Кадрия Гамирова

Бәйле