«Дәүләт балаларны үз әти-әниләренә акча түләргә мәҗбүр итмәкче»

-- Лэйсирэ

Дәүләт Думасы депутатлары беренче укылышта яңа закон проекты кабул итте. Канун буенча, пенсия яше озайтылганнан соң, 55 һәм 60 яшькә җиткән әти-әниләргә үз балаларыннан алимент алырга хокук бирелә.

Алимент алуның башка кагыйдәләре үзгәрмәячәк. Төзәтмәләрне Гаилә кодексының 169 нчы маддәсенә кертергә тәкъдим ителә.

Әгәр суд әти-әниләрнең тәрбия буенча үз бурычларын тиешенчә үтәмәвен ачыкласа, балаларны алимент түләүдән азат итә ала. Шулай ук ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләр дә картлык көннәрендә балаларыннан акча алуга өмет итә алмый.

Канунның яңа редакциясе 2019 елның 1 гыйнварыннан, пенсия яше озайтылганнан соң, үз көченә керүе ихтимал.

Автор: Ләйсән НИЗАМОВА, Мәгариф

Фото: https://pixabay.com
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий