Кеше үләргә ятканда «Ашыгыч ярдәм» машинасына зыян салалар

-- Лэйсирэ

Башкортстанның Мәләвезендә шаккатмалы хәл булган. Табиблар үлем чигендәге авыру янына кереп киткәч, ике ир «Ашыгыч ярдәм» машинасының тәгәрмәчләренең шиналарын кискәләгән.

«Ашыгыч ярдәм» машинасын күпкатлы йортның подъезды алдына куеп, ишекләрен ачып, носилканы әзерләп, водитель авыруны алып чыгуларын көтеп торган. Шул вакытта йорт янына «Джип»ка утырып ике әзмәвердәй ир килеп туктаган, «Ашыгыч ярдәм» водителенә янап, моннан китүен таләп иткәннәр. Водитель аларның сүзенә колак салмагач, машинаның тәгәрмәчләрен кискәләгәннәр.

Яшәү белән үлем арасында калган авыруны алырга икенче «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртырга туры килгән. Бәхеткә каршы, аны дәваханәгә алып барып, гомерен саклап калырга өлгергәннәр. Ә теге ике кабәхәт ирнең эзенә полиция төшкән. Аларга закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Фото: zdorovoeinfo.ru 

Кызыл таң

Бәйле