«Нинди кызым иде бит! » — Халидә апа бу хәсрәтне сынау дип кабул итә

-- Лэйсирэ

Авыру алдан кисәтеп килми. Кемдер табиблардан кайтып керми, кайберәүләр им-томчылар сукмагын таптый. Барысын да якыннарын аякка бастыру теләге йөртә. Казанда яшәүче Резеда Әүхәдиеваның якыннары әнә шундый хыял белән яши.

– Авырга узгач, кызым табиб­ларга күренергә китте. Хилафлык барлыгын күргәч, кичек­мәстән операция ясарга кирәк­леген әйткәннәр. Июнь аенда булды бу хәл, – дип искә ала Ре­зеданың әнисе Халидә ханым. – Операция өстәлендә аның ике тапкыр йөрәге туктый. Кислород җитмәгәч, башына да зыян килә. Хәле авыр иде. Реанима­циягә чыгаргач, комага киткән. Өч кенә минут була ул, дигәннәр иде, инде кызым алты айга якын аңсыз ята.

Табиблар Резеданың якын­нарының өметен өзми. “Әгәр берни дә барып чыкмаслык булса, әйтерләр иде. Шулай дип уйлап, могҗиза көтәбез. Казан хастаханәсендә ятканда, Санкт-Петербургтан табиб чакырткан идек. Алар әллә ни вәгъдә итмә­сәләр дә, җылы сүз әйттеләр. Баксаң, алар нәкъ менә шушындый авырулар белән эшли икән, – ди Халидә ханым. – Кызымның ике улы бар. Берсенә – 13, икен­чесенә – 9 яшь. Ул сабыйлар әни­ләренең савыгуын бик тә көтә. Мин дә гел бер теләк кенә телим. Аңына килеп, балаларын үзе үстерергә насыйп булсын иде. Әкренләп йөрер дә иде әле. Ятып кына торса да риза. Нинди кызым иде бит! Эшендә яраталар. Әле менә бу хәл булгач, аның иптәшләренең кешелек­легенә, үзебезнең якыннары­бызның ми­һербанлыгына шаккаттым”.

Халидә апа үзләренә килгән бу хәсрәтне сынау дип кабул итә. “Күрәчәктер инде. Беркемне дә гаепләп булмый”, – ди ул.

Резеданы ике ай дәвалау өчен 2 миллион сум акча кирәк. Алты ай буена әлеге гаилә бер­кемнән дә ярдәм сорамаган. Дө­рес, Резеда­ның эшеннән яр­дәм кулы сузганнар. Халидә апа аларга да чиксез рәхмәтле. “Моңа кадәр кешедән акча җый­ган булмады. Хезмәт хакым үземә җитеп бара иде. Инде акча җыела башлагач та, борчылып куйдым. Күп акча бит, ничекләр җавап биреп бетерермен. Күңелгә әллә ниләр килә. Кызым савыгып китсә, артык калган акчаны ярдәм кирәк балага бирер идем дип тә уйлап куям”, – ди ул.

Резеда Әүхәдиевага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Әнисе Хәмзина Халидә Хә­нәфи кызы исемендәге
Саклык банкы картасы: 2202200820265534.
Сеңлесе Дамира Мөхә­мә­дие­ва исемендәге “Ак барс” банкы картасы: 4000793474196997.
Яндекс кошелек –410016924198317.
Киви кошелек – 79050261758.
Web-money R754143932018.

(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 173, 30.11.2018/)

Бәйле