«Баулы суды 15 яшьлек баланы җиде елга ирегеннән мәхрүм итеп, бик күпләрне хәйран калдыра»

-- Лэйсирэ

Җенси рәвештәге җинаятьләр арасында яшүсмер малайлар кылган бозыклыклар гаять күп. Кагыйдә буларак, алардан зарар күрүчеләр барысы да диярлек бала-чага. Җенси йөгәнсезлекнең яшәрә баруын раслаучы балигъ булмаган затларның исемнәрен үзгәртеп китерәбез.

ГЫЙБРӘТЛЕ ХӨКЕМ

Баулы шәһәр суды 15 яшьлек укучы малайны җиде елга ирегеннән мәхрүм итеп, бик күпләрне хәйран калдырды. 16 яше дә тулмаган үсмерләргә карата мондый кырыс хөкем бик сирәк чыгарыла чөнки. Икенчедән, аның кылган гамәлләре дә беренче карашка малай-шалай шуклыкларын гына хәтерләткән кебек. Чынлыкта, 12дән 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган закон нигезендә тиешле җәзасын алды ул. Һәм быел 10нчы сыйныфта укырга тиешле кеше киләчәк гомерен суга салды дияргә мөмкин.

Бала чагын да бәхетле дип булмый аның. Хокук саклау органнарында җирле җинаятьчел даирәләрнең күренекле әгъзасы дип саналучы әтисе Бөгелмәдәге тикшерү изоляторында утыра. Кылган явызлыклары буенча суд утырышлары бара әле. Әнисе башка ире, балалары белән Төркиядә яши, тикшерү эшләре, хөкем утырышлары барган чорда Баулы якларында күзгә-башка күренми. Илдар яшәү урыны буенча әтисе, әбисе йортында теркәлсә дә, әнисе ягыннан әби-бабай һәм аларның 1986нчы елгы уллары белән тора.

Илдарга абзый тиешле әлеге ир-ат та гаиләсеннән аерылган, әмма малае белән аралашып тора. 2018нче елның 20нче апрель кичендә дә улы Ниязны кунакка, ягъни кунып китәргә өйләренә алып кайта ул. Һәм әти-әнисе эштә булганга, улын туганнан туган абыйсы Илдар белән калдырып тора, ә бер-ике сәгатьтән әйләнеп кайткач, йокы бүлмәсендәге малайларның кыяфәте шик уята, ягъни алар нинди дә булса мутлык эшләп өлгергән кебек тоела аңа. Сораштыра башлагач, Нияз абыйсының җенси рәвештәге кыланмышларын сөйләп бирә. Шомлы хәбәрне ишетеп килеп кергән әнисен шундый ук галәмәтләрне инде моңарчы да бер мәртәбә кылуын әйтеп шаккаттыра.

Әлеге мәгълүмат шунда ук полиция һәм тикшерү комитетына җиткерелә, әлбәттә. Әни кеше малайны төнлә белән күрше Башкортстандагы Октябрьск каласының 1нче сырхауханәсенә алып барып тикшертә. Нияз андагы табиб Ф.Азимовка барысын да сөйләп бирә, шуңа күрә рәсми кәгазьдә туры эчәк очындагы җәрәхәт тә күрсәтелә, «көчләргә омтылу» дигән фараз да өстәлә. Тикшерү комитеты һәм полиция эшне кызу тота. Шул ук төндә балигъ булмаган Илдарның рәсми вәкиле итеп куелган социаль хезмәткәр һәм психолог катнашында сорау алу үткәрелә. Малайлар сөйләгәннәр бер-берсеннән аерылмый. Шушыңа охшаш хәлнең 2017нче ел башында да булуын искә алалар.

Зарар күргән малайның әнисе Алия Илдарны җинаять җаваплылыгына тартуны сорап гариза яза. Әлбәттә, ул чакта беркем дә булыр-булмас көчләү гамәлләре өчен шундый кырыс җәза бирелер дип уйламый. Ләкин, чынлыкта, яшүсмернең язмышы икенче көнне үк хәл ителә: җинаять эше кузгатыла, рәсми рәвештә тоткарлана һәм суд карары белән сак астына ябыла.

Яклаучылар да шул көнне эшкә керешә. Гаебен танып күрсәтмә биргәннән соң берничә сәгать узу белән, Илдар да башкача кылана башлый, җинаятьчел гамәлен өлешчә генә тануын һәм сорауларга җавап бирүдән баш тартуын белдерә, ә өч көннән, Ниязга карата бернинди көчләү гамәлләре кылмадым, дип, ахырга кадәр гаебен кире кагып килә. Монысы хөкем карарына тискәре йогынты ясый, билгеле. Ләкин шунысы да бар, мондый җинаятьләр өчен утыртылганнарга карата мәхбүсләр арасында да аерым мөнәсәбәт, ә гаепне танымыйча, нахакка хөкем ителдем, дип аклану андагы җәбер-золымнан котылу мөмкинлеге калдыра бит.

Адвокат тырышлыгына карамастан, тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегеннән Рөстәм Яруллин июнь аенда 2017нче елда булган хәлләр буенча тагын бер эш кузгата. Шулай итеп, 15 яшьлек малайга ике җинаять буенча җавап тотарга туры килә. Аның законлы вәкиле булып әтисе ягыннан әбисе – 1950нче елгы Нурия апа чыгыш ясый. Гомумән, әлеге судта, вазыйфаи затлардан тыш, туган-тумача, кода-кодагыйлар гына катнаша һәм кырыс хөкем карарын ике як та фаҗига итеп кабул итә.

ШАУКЫМЛЫ «ШУКЛЫК»

Алексеев районындагы Приозерная авылында дүрт малай кылган хилафлык та җенси рәвештәге көчләү гамәлләре турындагы маддә кысаларына керүче җинаять дип табыла. Гәрчә 8-9нчы сыйныфларда укучы бу үсмерләр моны уйнап-шаярып эшләнде дип сөйләсә дә. Ләкин уеннан уймак чыгара алар. Ярый әле район суды мәрхәмәтлелек күрсәтеп, барысын да бишәр еллык шартлы хөкем белән калдыра. Әлеге «мутлык»та башлап йөргән 2003нче елгы Илья Петров тикшерү һәм суд барган чорда ярты ел чамасы Чистай төрмәсендә утырса да, суд залында азат ителә.

Полициягә хәбәр соңрак зарар күрүче дип табылган 15 яшьлек Наташаның үзеннән түгел, ә аның дус кызларыннан килә, төгәлрәге, аларның берсе – әнисенә, анысы кызның әбисенә һәм участок инспекторына ирештерә. Телдән-телгә йөргән мәгълүматка үзгәреш керми калмый, ягъни полициягә, дүрт егет күпер астында бер кызны көчләгән, дигән хаклыкка туры килеп бетми торган шомлы хәбәр керә. Зур булмаган тыныч авылда погонлы кешеләр пәйда була. Шул төбәктә яшәүче И.Петров һәм тагын ике малай белән бергә бабасы янына Әлмәттән кайткан кунак егет тикшерүчеләр сорауларына җавап бирә башлый.

Алар һәм зарар күрүче бер үк төрле сөйләгәч, эшнең көчләүгә, ягъни көч куллануга барып җитмәве тиз аңлашыла. Моны табиб-гинеколог нәтиҗәләре дә раслый. Ләкин малайлар гаепсез дигәнне белдерми бу. Тикшерү комитетының Чистай районара бүлегеннән Әнвәр Йосыпов җинаять эшен башка маддә буенча кузгата, яшүсмерләрнең бишесенә дә психиатрик экспертиза билгели. Тикшеренү гаепләнүче малайларның барысының да бу өлкәдә бернинди тайпылышы юк, зарар күрүче кызның акыл үсешендә бик аз дәрәҗәдәге кимчелекләр бар, әмма ул да нормаль кеше дип күрсәтә.

Сүз уңаеннан, малайларның дүртесенең дә тулы, җитеш гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр икәнен әйтик. Наташаның әтисе аңа ике яшь чакта ук үлгән, әйтүләренә караганда, эчүчелек сәбәп булган. Хәзер абыйсы, 1965нче елгы әнисе белән шушы авылда яши. Мөстәкыйль көн күрүче тагын ике бертуганы бар аның. Аналы-кызлыларның әйтүенчә, күп балалы ана һәм туйдыручысын югалткан бала пособиеләре хисабына яшәүче гаилә мохтаҗлык кичерми.

Районкүләм шаукым чыгарган вакыйганың сәбәбен ачыклыйк дисәк, аның хәмердән башлангыч алуы күренә. Эш шунда ки, ул көнне Петров һәм аның Әлмәттән килгән яшьтәше Николай күрше Биләрдәге «Надежда» кибетеннән һәрберсе литр ярымлы ике шешә сыра ала. Малай-шалайга исерткеч эчемлекләр сатылмаганга, өлкәнрәк яшьтәге Людмила Епифанова дигән кыз ярдәм итә аларга. Кич белән Приозерная читендәге ташландык гаражда сыйлана ике малай. Әлбәттә, батырайта, канатландыра аларны сыра, бу яшьтә әле болай да чамалы булган акылларын тагын да сыегайта һәм ярамаган эшләргә этәрә. Тиздән үзләре «домик» дип йөртә торган агач корылмада тагын ике малай пәйда була. Алары сый-хөрмәттән баш тарта. Караңгы төшкәндә, авыл клубыннан чыккан өч-дүрт кыз бала шул тирәгә килә, башкалар таганда атынганда Наташа «егетләргә» мөрәҗәгать итә.

Ул чакта шул тирәдә йөргән кыз балаларның соңрак шаһит буларак биргән күрсәтмәләренә күз салгач, Наташа малайларның игътибарын җәлеп итәргә теләп, аларга үзе «сыланды», Петровка күптәннән күз атып йөрде, алар кулыннан ычкыну мөмкинлеге булды һәм башка шундый фикерләрне әйтеп, кызны да гаепләргә тырышулары сизелә. Әлбәттә, бәлагә юлыккан авылдаш малайларга теләктәшлек күрсәтергә тырышу сизелә монда. Шулай да хаклык та юк түгелдер, мөгаен. Әмма кылган гамәлләре акламый аларны. Ләкин эш зурга китми әле. Малай-шалайның артыгын кыланып котыруы шушының белән тәмамланса, тавыш-тынсыз гына узар да иде. Ләкин чыр-чу килеп, Наташаны аралап азапланган кызлар таралышкач һәм ул да өенә таба юнәлгәч, кызмача Петров аны күпер астына алып төшеп, йомшаграк итеп әйтсәк, көчләргә өнди. Биләр юлындагы Кече Чирмешән елгасы аша салынган күпер астында, һичшиксез, закон чиген уза алар.

И.Петровның гаебе зуррак монда. Әмма хөкемдар аның берничә ай изоляторда утыруын җитәрлек дип санап, җәзаны башкалар белән тигез билгели. Шулай итеп, дүрт укучы малайга «хөкем ителгән» дигән мөһер сугыла. Әлеге сабаклы хәлләр шушындый шуклыкларга хирыс яшүсмерләргә һәм алар белән шаярырга яратучы кызларга гыйбрәт булсын иде.

ИҖТИМАГЫЙ КУРКЫНЫЧ ГАМӘЛЛӘР

Шундый ук юньсезлекләрне акыл ягыннан кимчелекле затлар кылганда җинаять сүзе урынына шушы төшенчә кулланыла. Чөнки алар җинаять җаваплылыгына тартылмыйча, мәҗбүри дәвалануга җибәрелә. Ләкин исем алмаштыру мәсьәләнең асылын үзгәртми, кагыйдә буларак, кечкенә балалар зарар күрә.

31нче августта Баулыда яшәүче 6 яшьлек Зилә өенә кайткач 18 яшьлек апасына урамда «ниндидер бер малай»ның, кыскача әйткәндә, ярамаган эшләр кылануын әйтеп бирә. Бу хакта берәр сәгатьтән эштән кайтып кергән әни кешегә дә җиткерелә. Борчыла калган Анна шунда ук «тикшерү чаралары» үткәрә, ягъни баланы вакыйга урынына алып чыга. Зилә исә чүп савытлары артындагы миләш агачлары арасында теге малайның аны билдән түбән чишендерүен дә, кай җирләрен тотуын, хәтта үзе дә эчке киемен салып, көчләргә маташуын да үз сүзләре белән сөйләп һәм күрсәтеп бирә.

Шул тирәдә яшәүче танышларының 14 яшьлек улы Айдарны тоткарлый полиция. Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Рөстәм Яруллин аның белән әңгәмә кора башлагач та яшүсмернең җитешсез ягын аңлап ала, ләкин тикшерү эшләрен тиешле тәртиптә дәвам иттерә, ягъни җинаять эше кузгата, шикләнелүче Айдарга психиатрик экспертиза билгели, тикшеренү нәтиҗәләре килгәнче җенси рәвештәге көчләү гамәлләрендә беренчел гаепләү дә белдерә. Ләкин болар шулай кирәк булган өчен генә эшләнә.

Психиатрия белгечләре Айдарның акылындагы кимчелек җиңелчә дәрәҗәдә дип белдерсә дә, агачлар арасындагы гамәлләрен белештермәгән дип таба. Шуңа күрә тикшерүчегә иҗтимагый яктан хәвефле эшләр кылган малайны мәҗбүри дәвалануга җибәрү турында карар әзерләп, судка юлларга гына кала. Бичара балага мондый диагноз 4 яшьлек чагында ук куелып, инвалидлык бирелгән була. Моның нәселдән килгән, төгәлрәге, атадан күчкән кимчелек икәненә шик юк. Чөнки әнисенең башка ирдән тапкан балалары акылга камил.

Мондый мисалларны күпләп китереп була. Питрәч районының Шәле авылында яшәүче 6 яшьлек ир бала үзеннән шактый өлкән күршесенә ияреп каенлыкка бара һәм шундый ук кимсетүләргә дучар ителә. 16 яшьлек Раилнең җенси тотнаксызлыгы буенча тикшерү алып барылса да, ахыр чиктә ул да «сары йорт»ка җибәрелергә тиеш дип табыла.

Раил 1нче сыйныфтан бирле район үзәгендәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбендә укый, махсус интернатта яши, шимбә-якшәмбе көннәрендә Шәледәге әти-әнисе янында тора. Туганнарының әйтүенә караганда, 2012-16нчы елларда елына бер тапкыр Казандагы психиатрия сырхауханәсендә ятып чыга, даими рәвештә ике төрле дару эчә. Хәер, соңгы вакытта ашказанына зыянлы дип, аларны бирми башлаганнар, 2017нче елда сырхауханәгә дә салмаганнар. Әнисенең әйтүенә караганда, балалар бүлегендә урын булмаган, ә олылар янына урнаштырырга курыкканнар. Ул Раилнең интернатта да шундый ук әшәкелекне эшләве турында ишетелгәне бар, дип, каенлыкта булган хәлгә ышануын да белдерә.

Кимчелекле балаларны тәнкыйтьләп тә, гаепләп тә булмый. Без дә аларга тел-теш тидерүне максат итмәдек, ә бәлки, өлкәннәр игътибарын ошбу мәсьәләгә юнәлтергә генә уйладык.

Наил ВАХИТОВ,

Баулы, Алексеев, Питрәч районнары

Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com

Бәйле