Россиядә инвалидлык алу җиңеләйтелә: җиңел сулап куярга иртәрәк түгелме?

-- Лэйсирэ

Россиядә инвалидлыкны билгеләү өчен медицина-социаль экспертиза узу процедурасы гадиләштереләчәк. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Аерым алганда, медицина оешмаларыннан документларны медицина-социаль экспертиза бюросына гражданин катнашыннан башка гына тапшырачаклар.

Моннан тыш, Хезмәт һәм социаль яклау, Сәламәтлек саклау министрлыклары конкрет авырулар өчен медицина тикшеренүләре исемлеген бергәләп төзиячәк.

Ведомство шулай ук медицина оешмалары белән хезмәттәшлекне электрон документлар әйләнеше режимына күчерү юнәлешендә дә эшли, дип өстәде министр.

tatar-inform

Фото: https://pixabay.com/

Бәйле