Быелгы «Татар җыры»нда беренче тапкыр чыгыш ясаучылар билгеле

-- Лэйсирэ

Халыкара «Татар Җыры»эстрада фестивале юбилеена якынлашып, быел 22 декабрьдә «Пирамида» концертлар залында унтугызынчы тапкыр узачак. Фестиваль бу юлы да татар эстрадасы мэтрлары белән бергә «Татар җыры» сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясаячак популяр яшь башкаручыларны җыя. Узган ел бу кеше «Зәңгәр күзләр» җырын башкарган Ришат Төхвәтуллин иде.

Быелгы яңа исемнәр рәтенә исә Миндияр Шәймәрданов кергән. «Татар җыры» кастингы җиңүчесе тамашачы яратып өлгергән һәм бик тиз арада популярлык казанган «Синең карашларың» җырын башкарачак.

Традиция буенча“Татар Җыры” тантанасының кунаклары арасында республика җитәкчелеге, мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәсендә танылган шәхесләр, бизнес вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре булуы көтелә. Быелгы фестивальнең эчтәлеге генә түгел, бизәлеше дә һәръяклап уйланылган, югары дәрәҗәдә булачак, дип ышандыра оештыручылар.

“Иң яхшы җырчы”, “Иң яхшы дуэт”, “Ел ачышы”, “Иң яхшы клип” – барлыгы 26 номинация булыр дип көтелә. Елдан-ел дәрәҗәсе һәм бәһасе үскән “Алтын барс” сынына быел кайсы җырчылар лаек булыр соң? Лауреатларны кемнәр игълан итәр? ТТөп сорауларга җаваплар һаман да сюрприз булып кала.  Һәркемне дә гаҗәпләндерерлек серләр 22 декабрь көнне чишеләчәк.

Бәйле