«Телевизорны ачсаң да, радионы ачсаң да шул балаларга акча җыялар. Азрак оялыгыз инде!»

-- Лэйсирэ

«Безнең гәҗит»нең 43нче санында (24 октябрь, 2018 ел) Фәнзилә Мостафинаның «Балаң озак яшәмәс дигәннәр иде» дигән мәкаләсен укыгач, бу хатымны язарга утырдым. «Артем Макаров 2 яшь ярымда 8 килограмм гына. Табиблар, әллә яши, әллә юк, дип әйтте, ди әнисе. Артемның чирен тулысынча дәвалап бетереп булмый. Безгә ДЦП диагнозы куярга тиеш булсалар да, әле куймадылар. Инвалидлыкны да ел саен яңартып торасы», – дип язылган анда.

Ничек алай соң инде ул? Авыру икәне күренеп тора бит. Тернәкләндерү үзәкләренең түләүле булуын да әйтә Артемның әнисе. Нигә ул үзәкләрне түләүсез итмәскә?

Телевизорны ачсаң да, радионы ачсаң да шул балаларга акча җыялар. Мин үзем җомга көнге тапшыруларны бик яратып карыйм. Ул көнне Илдар Кыямов алып бара. Анда да «Ярдәм» мәчетеннән тапшыруга килеп, фәлән авыруга акча җыябыз, дип, теләнеп, әллә ничә тапкыр телефон номерларын кабатлап утыралар. Менә шуннан соң күңел төшә. Ник бу сабыйларга бюджеттан акча бүлеп бирмиләр? Министрлар, депутатлар, сезнең бит акчагыз күп, нигә азрак ярдәм итмисез? Бер яңалыкта, этләр өчен 40 миллион сум бирелде, диделәр. Инде эткә ул кадәр акча әрәм итмәсәләр?! Мин аны этләргә тотуларын ышанмыйм анысы.

Балаларга акча теләнгәндә, мин оялам. Байлар, азрак сез дә оялыгыз инде! Булдыру шушы буламыни ул?!

Әле беркөнне яңалыкларда Яшел Үзән районында 80 тонна кош ите сасыган, диделәр. Ни сәбәпле сасыган соң ул ит? Менә бит ул акчалар кая китә! Акча күп, аны исәпләүче, белүче генә юк. Татарстанда «Безнең гәҗит» булмаса, без бернәрсә дә белми калыр идек әле.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Безнең гәҗит

Фото: ДУМ РТ

Бәйле