«Төшне беренче булып кем юрый — шуныкы чынга аша»

-- Лэйсирэ

«Йә, Раббым, бу төшем чынга ашмаса гына ярар иде», – дигән сүзләр белән йокыдан уянучылар бихисап. Кайчак төн уртасында уянып та күргән төшең турында уйланып утырырга туры килә. Кайберәүләр уйлый, кемнәрдер юрарга тотына. Ә төш юрау мөселманнар өчен дөрес гамәлме? Шушы сорауга җавап эзләп, «Әл-Мәрҗәни Җәмигъ» мәчете имамы Ансар хәзрәт МИФТАХОВ белән әңгәмә кордык.

– Ансар хәзрәт, төш күрү ислам динендә нәрсәне аңлата?

– Төш ул өч төрле була. Беренчесе, әлбәттә – Аллаһы тарафыннан керә торган төш, икенчесе – шайтаннардан, өченчесе – фәрештәләрдән керә торганы. Беренче төр төшләр бик ачык һәм матур була. Икенчесе – алдый торган төшләр. Җен һәм шайтаннар кешеләрне туры юлдан тайпылдыру өчен төшкә керә, дисәк тә ялгыш булмас. Мәсәлән, бер кеше төшендә үлгән күршесен күрә: ул ап-ак киемнәрдән ачык бер болында, яшел чирәмнән атлап йөри икән. Ә күршесе гомере буе намаз гыйбадәте кылмый, начар гамәлләр эшләп яшәгән дип алыйк. Төшендә үлгән күршесен шундый кыяфәттә күргән кеше уйга кала: менә ул кеше гомере буе начарлык кылды, ә бит барыбер җәннәткә кергән. «Ә безгә нигә начарлык кылмаска, барыбер җәннәткә керербез», – дип, башкаларга да бу төшен сөйли. Андый төр төшләр шулай начарлыкка өнди, саташтыра. Менә фәрештәләрдән керә торган төш кешенең үз тормышын, йә берәр вакыйганы, йә мәрхүмнәр кыяфәтен үз эченә ала. Мондый төр төшне юрау кирәк.

– Димәк, төшләрне юрарга ярый?

– Юрау дигәндә беренче очраган кешегә барып, төшеңне сөйләүне күз алдында тоту кирәкми. Әгәр дә син төшеңне сөйләп, кемгә дә булса юратасың килсә, аны иң якын һәм хөрмәткә лаеклы кешегә генә сөйләргә кирәк. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләр тарафыннан кергән төшләрне юрарга кирәк, ә менә шайтаннардан кергән төшләрне юрау мөһим түгел. Җеннәр тарафыннан кергән төш кешене саташтырып уятырга да мөмкин. Бу очракта төшеңдә күргәннәр кайчан чынга ашар икән дип уйлау кирәкми. Куркыныч төш күргәннән соң, торып, сул ягыңа өч тапкыр төкереп, бисмилланы әйтеп ятсаң, барысы да яхшы булыр. Төшне юрату теләге зур булган очракта, төшнең мәгънәсен тәгаен аңлаган кешегә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр андый кеше булмаса, «шатлыкка, куанычка булсын» дию хәерле. Әгәр белмәгән башыбыз белән төшне юрарга тырышабыз икән – юраганча булырга да мөмкин.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән дә бер хәл булган. Пәйгамбәребездән ерак түгел яшәүче бер хатын төшендә иренең ишек бусагасыннан атлап чыгуын күргән. Иртә белән йокыдан торуга, Пәйгамбәребезгә йөгергән һәм аңа барысын да сөйләгән.

– Син бу төшеңне берәр кешегә сөйләдеңме? – дип сораган Пәйгамбәребез.

– Юк, сөйләмәдем, – дигән хатын.

– Синең ирең хәзерге вакытта кайда?

– Ул сәүдә эшләре белән шөгыльләнә, – ди хатын.

– Менә ирең бөтен товарларын сатып бетерер һәм баеп кайтыр, куанычта яшәрсез, – ди Пәйгамбәребез.

Аның сүзләре чынга аша: ире баеп кайта, шатлыкта яшиләр. Вакыт үткәч, ире яңадан сәүдәгә китә һәм хатын төшендә шундый ук төш күрә. Пәйгамбәребезгә төш юратырга барганда, юлда таныш хатынын очратып, аңа барысын да сөйли. Танышы: «Кайгы-хәсрәт киләчәк өегезгә. Ирең исән-имин әйләнеп кайтмас», – дип юрый. Кайгыга баткан хатын Пәйгамбәребез янына йөгереп килеп, барысын да аңлата. Пәйгәмбәребез: «Менә шушы хатын ничек юрады, шулай булыр», – ди. Ягъни беренче кеше төшне ничек юрый – шулай булачак яки шулай булуы ихтимал.

– Ансар хәзрәт, ә менә төрле төш юрау китапларына ышанырга ярыймы?

– Иң беренче чиратта, әлбәттә, бу китапларның кем тарафыннан нәшер ителүен карарга кирәк. Дин әһелләре тарафыннан чыгарылган китап булса, аларга ышанырга мөмкин. Ә интернетка кереп, ниндидер «сонник» актару дөрес түгел. Төшне юраганда төшнең һәрбер өлешен дә аерым карап, һәр өлешен аерым юрарга кирәк. Ә китаплардан без төшнең истә калган яки үзебезгә кирәкле булып тоелган өлешен генә тикшерәбез бит.

Гомумән, бүген дөрес итеп төш юраучылар бик сирәк. Иң яхшы төш юраучы дип Йосыф галәйһиссәләмне атыйлар иде. Ул төшнең бар өлешен дә хак итеп юрый торган булган. Аның төш юрау буенча калын китаплары да сакланып калган, диләр, әмма үземнең күземә чалынганы юк. Йосыф галәйһиссәләмнең фиргавенгә төш юравы турында истәлекләр бар. Йосыф патша йортында хезмәтче булып эшләгәннән соң, патша аңа нахак бәла ягып, төрмәгә утырткан. Шуннан патша төшендә җиде симез сыер һәм җиде ябык сыер, җиде тук башак һәм җиде уңмаган башак күрә. Йокысыннан торгач, ул уйга кала, төшне кемгә юрату турында уйлана башлый. Ләкин аның кул астындагы хезмәтчеләренең берсе дә бу адымга бармый – патша төшен юрарга кыймыйлар. Шулчак бер хезмәтче: «Мин бер кешене беләм, ул сиңа төшеңне юрап бирер», – дип сүз кузгата, әмма бу кешенең Йосыф икәнен әйтми. Хезмәтче тиз генә йөгереп, төрмәгә бара һәм Йосыфка патшаның төшен сөйли. Йосыф галәйһиссәләм төшне юрый: «Җиде ел уңыш мул булачак, бодай да мул булачак, маллар да тук булачак. Ләкин җиде елдан соң ачлык килер. Шуңа да патшага уңышка мул булган җиде елда аннан соңгы җиде елга җитәрлек итеп байлык, мөлкәт, азык-төлек туплап куярга кирәк», – ди. Йосыфның юраган һәр сүзе дә чынга аша.

Ләкин төшне юратмау, гомумән, беркемгә дә сөйләмәү хәерлерәк.

– Ә матур төш керсен өчен нәрсә эшләргә?

– Төнлә белән куркыныч төшләрдән саташып уянмас өчен, йоклар алдыннан догалар укып яту кирәк. Йокларга ятуның иң беренче әдәбе – таһарәт алу. Пәйгамбәребез дә: «Таһарәтләнеп ятыгыз. Таһарәтләнгән кешенең йокысы да – гыйбадәт», – дигән. Ягъни таһарәтләнеп йоклау кеше өчен савап булыр, ди. Икенче эш – йокларга ятар алдыннан, бисмилла әйтеп, ята торган урыныбызны сыпыру. Чөнки безнең бу урыныбызга шайтан яки җен яткан булырга мөмкин. Без алар өстенә утырабыз яки ятабыз икән, алар безгә төрле начарлыклар эшли башлаячак. Төнлә кайчак кеше буылып яки бастырылып уяна. Бу – җеннәрнең үч алуы инде. Йоклау һәм төш күрүнең үз әдәбе бар, билгеле. Аякны кыйбла тарафына куеп ятсаң да төрле куркыныч төшләр керүе ихтимал.

Матур төш күрү өчен укыла торган дога

Ятканда бу доганы укыган кеше гүзәл төш күрер, дип өмет ителә. Шуңа өстәмә итеп, ятар алдыннан ястү намазын укырга кирәк.

نُؤْمِنُ بِاللهِ نَثِقُ بِاللهِ نَرُدُّ أُمُورَنَا إِلَى اللهِ وَحَسْبُنَا اللهُ

وَنِعْمَ الْوَكِيلُ . وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ

«Нүэминү билләәһи нәсику – билләәһи нәруддү үмүүранәә иләллааһи вә хәсбүнәллааһү вә нигьмәл-вәкиил. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим».

(Аллаһыга ышанабыз. Эшләребезне Аңа тапшырабыз. Аллаһ нинди гүзәл вәкилдер! Аңардан башка көч һәм куәт иясе юктыр.)

Риваять буенча, Гайшә анабыз болай дип дога кыла торган булган:

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ رُؤْيَا صَالِحَةً صَادِقَةً غَيْرَ كَاذِبةٍ نَافِعَةً غَيْرَ ضَارَّةٍ

«Әллааһүммә иннии әс-әлүкә руэйә саалихәтән саадикатән гайра кәәзибәтин нәәфигатән гайра дарратин».

(Аллаһым! Синнән салих, тугры, дөрес, ялгансыз, файдалы һәм зарарсыз төш күрүне сорыйм).

БУ – КЫЗЫК!
– Кеше үз гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә.

– Һәр кеше дә төш күрә, ләкин күпләр күргән төшен онытырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, күргән төшнең 90 процентын кеше уянып 10 минут үтүгә оныта.

– Куркыныч төшләр күреп уяну яки саташу кешедә нинди дә булса чир барлыгы турында кисәтә ди табиблар.

– Атаклы химик Дмитрий Менделеев төшендә химик элементлар күреп, уянгач шуларны таблицага тезгән һәм шуның белән танылган дип сөйләргә яратсалар да, бу фаразның хак булмавын белеп торырга кирәк. Менделеев якынча 20 ел химия белән шөгыльләнгән һәм бу өлкәгә үз өлешен кертергә теләгән, шуңа да үзенең әзерләнә башлаган таблицасын төшендә күргән. Әгәр кеше озак еллар буе бер өлкә белән генә кызыксынып, ниндидер ачышлар ясарга әзерләнә икән, бу аның төшенә керергә мөмкин.

– Сукыр булып туган кешеләр дә төш күрә, ләкин күрү сәләтенә ия булганнардан аермалы буларак, алар ниндидер сыннар һәм төсләр түгел, ә ис, тавыш һәм төрле эмоцияләргә күмелгән төшләр күрә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий