Пугачева, Боярский һәм Ротару күпме пенсия ала?

-- Лэйсирэ

Җырчылар һәм актерлар үзләренең пенсияләренең күләмен еш кына игълан итә, чөнки кайчагында алар бик аз булып чыга. Әйтик, Владимир Винокур нибары 10 мең сум, ә Алла Пугачева 17 мең сум пенсия ала икән.

Җанатарлар артистларның гонорарларын кайчагында миллионнар белән исәпләүгә күптән күнеккән инде. Һөнәренә ихтыяҗ булу аркасында музыкантлар һәм актерлар күчемсез милек сатып ала һәм күп сәяхәт итә. Әмма бу киләчәктә йолдызлар зур пенсияләргә исәп тота ала дигән сүз түгел. Шушы көннәрдә Роза Сябитова аңа тиешле түләүләр күләме турында сөйләгән. Телевидениедә тапшырулар алып баручыга аена нибары 14 мең сум акча түлиләр икән. Нәкъ менә шуңа күрә ул актив эшләвен дәвам итә, фанатларны яңа иҗади проектлар белән сөендерә.

Иң зур пенсияләрнең берсен София Ротару ала: йолдызның пенсиясен рубльгә күчереп исәпләгәндә 35 меңгә якын, ә менә Михаил Боярскийның айлык түләүләр күләме нибары 20 мең сум тәшкил итә икән.

Автор: Александра Иванова

Сәхнә

Бәйле