“Минем бүген рәхәт чакларым» — Әнвәр Нургалиевның хыялы чынга аша

-- Лэйсирэ

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев һәм Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина быел Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивалендә беренче тапкыр катнаша. Бу хакта “Барс-Медиа” үткәргән матбугат конференциясендә билгеле булды.

Әнвәр Нургалиев “Барс-Медиа” татар медиа группасына Татарстан тамашачысы өчен җырлый алуына рәхмәтен белдерде. “Мин шушы яшемә җитеп “Алтын Барс” премиясенең лауреаты булуыма бик шат. Үземнең хыялымны чынга ашыра алдым, шул сәбәпле миңа бик рәхәт. Татарстан тамашачысы белән таныштырган, катнаштырган өчен “Барс-Медиа”га рәхмәт. Бу – минем өчен зур бәя”, — диде җырчы.

“Минем бүгенге көндә бик рәхәт чакларым. Минем иҗатымны үз иткәннәре һәм яратканнары өчен татар милләтенә рәхмәтемне белдерәм. Үзен җырчы дип санаган һәр артист да “Татар җыры” фестивалендә катнашырга хыяллана”, — диде Әнвәр Нургалиев.

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Фото: https://vk.com

Бәйле