Татар җыры / Төп яңалык

“Үзегезне талантлырак дип санасагыз исбатлагыз. Фестивальләрдә түгел, концертларыгызда” – Ришат Төхвәтуллин кемгә дәгъва белдерә?

“Үзегезне талантлырак дип санасагыз исбатлагыз. Фестивальләрдә түгел, концертларыгызда” – Ришат Төхвәтуллин кемгә дәгъва белдерә?

//Тatar today//

“Нигә күңелсезләнеп тавышлашып йөри башлады соң бу артистлар?”, дип соңгы арада тамашачылар борчуга калды. Көн саен диярлек татар эстрадасы йолдызлары арасында бәхәсләр туып тора. Иң кызганычы, җырчылар хәзер килеп туган бәхәсне үзара хәл итмичә, социаль челтәрләрдә яктыртып, халык алдына чыгарып сала. Тегеләре чәйни, гайбәт куера. Күп җырчылар шул рәвешле үзләрен тагын да таныта. Артистлар моны үзара кара пиар дип атый. Ришат Төхвәтуллинның моңарчы берәү белән дә бәхәскә кергәне булмады. Җырчыга кем сүз әйткән? Әлеге сүзләре белән ул кемгә мөрәҗәгать итә? Әллә инде моңлы сандугачыбыз да башкалардан калышмаска тырышып кара пиар ясап карамакчы булганмы?

“Мин конфликтлар һәм кирәкмәгән сөйләшүләр яклы түгелмен. Җырчылар арасындагы үзара кирәкмәгән сөйләшүләр гадәттә зур концертлар вакытында сәхнә артында була. Минем фикеремчә, җырчы уңышының 10%ы таланттан, ә 90%ы көндәлек тырышлыктан тора. Әгәр дә сез үзегезне талантлырак дип санасагыз, сәхнәгә чыгыгыз да исбатлап күрсәтегез. Фестивальләрдә түгел, ә үзегезнең концертларыгызда”, дип яза Ришат Төхвәтуллин үзенең инстаграмында.

View this post on Instagram

Я не сторонник конфликтов и ненужных разговоров, которые обычно происходят за сценой между исполнителями на больших концертах. Успех на сцене, по моему мнению, на 10% зависит от таланта и 90% от каждодневного кропотливого труда. Если вы считаете что вы талантливее, выходите на сцену и докажите, к тому же не на фестивалях, а на своих сольных концертах. #ришаттухватуллин #rtgroup

A post shared by Ришат Тухватуллин (@rishat_thv) on

“Ни булды? Кем сезгә сүз әйтте?”, дигән сорауларга Ришат җавап бирми.

 

Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!