16 яшьлек Алинә Заһитовага мактаулы исем бирелә

-- Лэйсирэ

Россия Спорт министрлыгы версиясе буенча, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Ел спортчысы» исеменә лаек булды. Бу турыда Спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә, дип яза Татар-информ.

Алинә Заһитова «Россия горурлыгы» номинациясендә «Ел спортчысы» категориясендә җиңүче булган. Хоккейчы Павел Дацюк та «Ел спортчысы» исеменә лаек дип табылган. Шушы ук номинациядә «Ел тренеры» исемен Станислав Черчесовка биргәннәр.

16 яшьлек фигуралы шуучы Алинә Заһитова 2018 елда Пхенчханда узган Олимпиадада алтын медаль яулады. Европа чемпионатында, Россия чемпионатында җиңде.

Фото: kremlin.ru

Бәйле