16 яшьлек егет ана хокукыннан мәхрүм булган әнисен коткарган. Үзен коткара алмаганнар…

-- Лэйсирэ

Северодвинск шәһәрендә коммуналь фатирда яшәүче 35 яшьлек Роман Пронин, 41 яшьлек күрше хатыны белән бер шешәне бушаткач, күңел ачуны якынлык кылу белән дәвам итмәкче була. «Мәхәббәт»ен кире каккан шешәдәшенә ачуы чыккан ир аңа ике пычак белән ташлана һәм 27 тапкыр кадый.

Шул вакытта өйгә кайтып кергән Иван әнисен коткарырга ташлана, җәллад аның башына өч тапкыр гантель белән суга.

Әнисе дәваханәдә дәваланып чыга, ә малайның баш сөяге изелә, күзләре урыныннан куба. Бу хәл киң җәмәгатьчелеккә билгеле булгач, Иван Крапивинны Мәскәүгә Леонид Рошаль клиникасына алып китеп дәвалыйлар. Ләкин 16 ящьлек егетнең гомере өзелә…

Узган елның 1 маенда булган бу хәлдән соң дәваханәдән чыга алмаган һәм тәүлек әйләнәсенә ярдәмгә мохтаҗ булган улы янына әнисе нибары 4 тапкыр килә. Ваняны хәрби хезмәтен калдырып кайтырга мәҗбүр булган абыйсы карый. Аның тагын бер туганы бар. Аларны дөньяга китергән хатын ана хокукларыннан мәхрүм ителәгән.

Роман Пронинның моңа кадәр дә иркеннән мәхрүм ителүе билгеле. Аның ничек балигъ булмаган балалар янында коммуналь фатирда яшәвен бала хокукларын яклау һәм хокук саклау хезмәтләре тикшерә.

Кызыл таң
Фото: BNEWS сайтыннан.

Бәйле