Авыр сынауга дучар булган Азат Фазлыев: “Башка чарам калмады…”

-- Лэйсирэ

Алсу һәм Азат Фазлыевлар “ВТ” уздырган бер генә хәйрия чарасыннан да читтә калмады. Инде менә үзләренә ярдәм кирәк. Азатның әнисе – Әтнә районының Күшәр авылында яшәүче Зөлфирә ханымның хәле авыраеп киткән. “Әниемне бик тә яшәтәсем килә. Башка чарам калмагач, халыкка мөрәҗәгать иттем”, – ди җырчы.

Газетабыз Камилә Гыйбадуллинага ярдәм итәргә алынгач, Азат­ның Казан буйлап хәйрия концертына билет таратып йөргәне әле дә истә. Әнисе инде шул чакта ук авыру иде. Күңелендә борчылу булса да, Азат үз хәлен кешегә күрсәт­мәскә тырышты. Инде хәзер, чарасызлыктан, кеше­дән ярдәм сорый. “Әниемне бик тә яшәтәсем килә. Аны яшәтү өчен барысын да бирер идек. Башка чарам калмагач, халыкка мөрәҗәгать иттем, – ди ул. – Әнигә моннан алты ел элек куркыныч диагноз куйдылар. Әмма ул бирешмәде, мин авыруны җи­ңәчәкмен, дип йөрде. Бик озак химия курслары үтте, дәваланды. Оныкларымны үстерәсем килә, әгәр мин булмасам, аларны кем каршы алыр, дип яшәр көч табарга тырышты”.

Зөлфирә апа 2013 елда авырып китә. Бу Азатның концерт оештырып йөргән чагы була. Табиблар өметсез сүзләр әйтсә дә, алар әни­ләрен яшә­тү өчен көрәшә башлый. Нинди генә табибларга кү­рен­миләр. Химия курс­ларының яр­дәме тия: Зөлфирә ханым авыруны җиңә. Тик мәкерле авыру тагын баш калкыта. Бер ел элек температурасы күтәрелә башлый. Шуннан соң гемоглобины тө­шеп тилмертә. Ел буе кан алыштырып яшәргә туры килә Зөлфирә апага.

– Өч ай элек Израильдә әнигә куркыныч диагноз куйдылар. Кыс­кача әйткәндә, сөяк җелеген кү­череп утыртырга кирәк. Из­раиль­дә тикшеренү һәм кыйм­мәтле дарулар өчен берничә миллион сум акча тоттык. Әмма бу дарулар инде хәзер ярдәм итми, – ди Азат. – Моңа кадәр кешедән сорарга оялдык. Ничек итсәк иттек, әнигә булыша алдык. Тик соңгы тапкыр табиблар сораган сумманы без берничек тә үзебез генә җыя алмаячакбыз. Чит ил табиблары операция өчен 18 миллион сум акча сорады. Төркиядә исә әлеге операцияне 10 миллионга ясыйлар икән. Монысы да – зур акча. Абыем да, апам да әнинең гомерен сак­лап калу өчен бик тырыша. Сатып булган әйберләрне саттык, кредитлар да алдык. Тик кешедән сорамыйча булмый. Без бурычка алырга да риза. Әни генә яшәсен иде. Кирәкле сумманы декабрь ахырына җыеп бетерергә кирәк. Ничек тә яшәтәсе иде әнине. Үзе дә шуңа өметләнә”.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаи­ләсенә килгән авырлыкны бер­гәләп күтәрешү өчен бер төр­кем җыр­чы­лар хәйрия концертлары да оештыра. Билетлар турында 89274385613 номерына шалтыратып белешергә мөмкин.

Зөлфирә Фазлыевага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен улы Азатның карта номеры:

Фазлыев Азат Рафаэль улы исемендәге Саклык банкы картасы
номеры: 4276 6200 2065 5795.
Карта 89274239767 телефон номерына беркетелгән.
Фазлыев Марат Рафаэль улы исемендәге
Ак Барс банкы картасы номеры: 4000793471926834.
Карта 89172525236 телефон номерына беркетелгән.

(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 177, 07.12.2018/)

Бәйле