«Кияү таптык, тизрәк күрен, сезне кавыштырабыз»

-- Лэйсирэ

Ялгызлыкның авырлы­гын хатын-кыз үзе генә чамалыйдыр. Сыңар канатыңны күпме генә каксаң да, югары күтәрелә алмыйсың. Анысы, үз дөньясын үзенчә көйләп, бәхетле булып яшәүче хатыннар да бардыр. Исерек яки эт ялкавы белән гомер череткәнче, ялгыз башың тынычлап ят. Башта Гөлия дә шулай уйлый. Ирдән уңмый ул. Наилнең бөтен шатлыгы — йөз грамм «шайтан суы» була, көн итү, тормыш алып бару турында кайгыртмый ир. Түзми Гөлия, аңардан аерылып, башка шәһәргә күчеп китә.

Бер җырчы әйтмешли: «Ирем юк, ирсез дә тормадым!» — дигәндәй, ул да җан юаткычларсыз яшәми, ләкин алар вакытлы, синеке түгел, салкын мендәр кочаклап төн ялгыз уза. Чит-ятка син никадәр генә ярарга тырышсаң да, кадереңне белмәячәк. Кайчандыр бер салынып ташланасы күлмәк кебек син, кыскасы.

Чүпрәк өчен файдаланырга ярый әле, дип тә әйтмәячәкләр синең хакта. Аксак кына, кылый гына, ямьсез генә булса да, хә­ләлең кирәк шул.

Яши-яши шундый фикергә килә Гөлия, һәм яңадан туган шәһәренә әйләнеп кайта, чөнки дуслары аңа: «Кияү таптык, тизрәк күрен, сезне кавыштырабыз», — дип шылтыраталар. «Егет» бик тәртипле, эчми-тартмый, үз йорты белән шәһәр читендә көн күрә икән. Яшь чагында өйләнгән дә… барып чык­маган. Хатын кисәге аны санламый торган һавалы бәндә булган. Юк-барга бәйләнеп җанын ашаган. Ирнең түземлеге беткән, баш алып качкан.

Дуслар булачак кияүне фәрештәгә генә тиңләми­ләр инде! Мунча да сал­ган имеш, терлек тә асрый имеш. Тормышта хатын-кызга нык терәк имеш. Теге чәчбие маена чыдамагандыр аның. Гөлия сыман, исеректән җәфа чик­сә, белер иде ир кадерен. Кушаматы да җисеменә туры килә егетнең: «Эш­мә­кәр». Исеме белән атамыйлар да, «Эшмәкәр» дип кенә җибәрәләр. Тик менә ул ир гел исерек, ялкау Наилне хәтерләтәчәк, чөнки исеме Наил икән… «Наил» дип эндәшкән саен бәгырьне утлы күмер көйдерәчәк болай булса. Уф, Алла!

Дусларына эчендәге серен ачмый Гөлия. «Элек бер мәртәбә дә кияүгә чыкмадым», дип алдашкан иде аларга, хәзер «минем Наил исемле алкаш ирем бар иде, шуны денгә кертә алмагач, аерылдым», дип елап утырмас бит!

«Эшмәкәр» дә әнә, карт кыз дигәч, сөенгән ди. Усаллыкка усал инде андый кызлар, аның каруы кеше кулы тимәгән, дип әйтә ди. Фи, тимәгән ди. Кыз килеш утырган ди, иллегә җиткәндә.

Ялгызлыктан туйган ике җан очрашасы көнне Гөлия чәчтарашка барып чәчен кистерә, бөдрәләтә, мул итеп иннек-кершән ягына, күлмәкнең дә иң матурын кия. «Шул бәндәңә ошасам гына ярар иде», — дип теләкләр тели. Ходаем, аңа да бәхет язгандыр бит.

Гомере тулай торакларда узды, ә моның торыр урыны — йорты бар, ди­ләр. Гөлләр итеп тотар иде шул йорт белән ирен! Тәм­ледән-тәмле генә ашатыр иде алтын куллы «Эшмә­кәр» Наилгә. Бирче, бирче, Ходай, соңлаган бәхетен!

Шәһәр читенә дусларның машинасында баралар. Баш-башларын челтәрләп ясаган зур гына йорт янына килеп туктагач, Гөлия шакката. Болай ук булыр дип күз алдына китерми иде, бик бай яши түгелме соң «Эшмәкәр»? Хәзерге байлардан кайсы җире ким моның? Бакчасы, каралты-курасы, мунчасы…

Өйдән күңелле музыка ишетелә. «Ошатса гына ярар иде!» — дип тагын уйлап куя хатын.

Менә бизәкле капка ачылып китә. Урамга чәркәләр белән шампан ше­шәсе тоткан хуҗа килеп чыга. Бәйрәмчә киенгән, кара кәчтүм-чалбар, ак күлмәк. Ничек матур итеп каршылый. Романтично!

Машинадан төшәргә җыенган Гөлия кинәт төртелеп кала. «Дөрес күрәмме», дип озак кына күзен уа. Бәрәч, бу бит Наил! Кайчандыр аның бәхетен җимергән ир ләбаса бу?! Улмы «Эшмәкәр»? Улмы уңган кеше? Ахырзаман җиткән, димәк…

Ә дуслары берни дә сизенми: «Төш инде, төш, каушама!» — дип аны кулыннан тарта…

Нәбирә Гыйматдинова.

tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий