Яңа ел ялларына эләгүче көннәр ничәнче майга күчерелә?

-- Лэйсирэ

Узып баручы елның соңгы атнасында алты эш көне була. Ул дүшәмбе, 24 декабрьдән шимбә — 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.

Россия халкын ун көнлек — 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял көннәре көтә. “Озын эш атнасы варианты “Яңа ел каникулларын” өзмәс өчен сайланды. Шимбә – 29 декабрьдәге ял көне дүшәмбегә — 31 декабрьгә күчерелде. Шунлыктан елның соңгы атнасы 6 көнлек эш көне белән булачак”, — дигән Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец.

Ун көнлек ялдан соң, беренче эш көне 2019 елның 9 гыйнварында чәршәмбе көнне башлана. “Яңа ел бәйрәмнәре якшәмбе, 2018 елның 30 декабрендә башлана һәм сишәмбе, 2019 елның 8 гыйнварында төгәлләнә. 9 гыйнварда беренче эш көне”, — дигән агентык әңгәмәдәше.

Яңа ел ялларына эләгүче шимбә һәм якшәмбе — 5 һәм 6 гыйнвар көннәре Беренче май бәйрәменә кушыла (2 һәм 3 май, пәнҗешәмбе һәм җомга).

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Фото: https://vk.com/

Бәйле