Айдар, Ришат, Данир, Илсөя, Филүсләр милли премия алды: «Болгар радиосы» гаделлек принципларына тугрымы? [фотогалерея]

-- Julia Julia

//Юлия Насыбуллина//Тatar today//Алмаз Шәмсиев һәм Рөстәм Исхакый фотолары

Казанның Пирамида залында 8 декабрьдә узган «Болгар радиосы» VI милли музыка премиясен тапшыру тантанасында 33 җырчы»Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләнде. Кичәне радионың баш мөхәррире Илфар Кәримов, атказанган артист Рөстәм Гайзуллин һәм Миләүшә Кашапова алып бардылар. Быелның иң мөһим һәм әһәмиятле «Татар эстрадасының легендасы» номинациясе Флера Сөләймановага тапшырылды, Виталий Агаповны «Ел продюсеры» дип игълан иттеләр.

Иң беренче булып «Алтын йолдыз» сынын быел милли премиядә беренче тапкыр катнашучы өч бала әнисе Ләйсән Гыймаева алды. Ул Зифа Нагаева иҗат иткән «Алан җиләге» җыры белән «Иң үзенчәлекле тавыш» номинациясендә җиңү яулады.

«Иң лирик җыр» номинациясе быел Мурат Гайсинныкы булды. Ул Венер Фәттәхов сүзләренә үзе иҗат иткән «Агыла моң» җырын башкарды.

Татарстанның атказанган җырчысы Гөлдания Хәйруллинаны «Иң тынгысыз җырчы» дип игълан иттеләр. «Мин үземне яңа чыгып килә торган җырчы итеп кенә хис итәм әле. Гомер буе эзләнүдә булдым. Үзгәрешләргә яхшы карыйм, критиканы да уңай кабул итәм. Эшләмәгән кешегә генә сүз әйтеп булмый ул. Эзләнгән кеше ялгышырга да мөмкин. Бернигә дә карамыйча алга таба эшләргә, эзләнергә һәм иҗат итәргә кирәк», диде Гөлдания Хәйруллина.

«Елның гаилә дуэты» — Динә һәм Рафаэль Латыповлар, «Иң моңлы дуэт» — Илмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов, «Тамашачы мәхәббәте» — Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, «Иң лирик дуэт» — Алсу һәм Флорид Гыйздәтуллиннар, «Иң романтик дуэт» — Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, «Иң креатив дуэт» — Ләйсән Мәхмүтова һәм Винарис Ильегет, «Иң халыкчан дуэт» исеменә — Зинира һәм Ризат Рамазановлар лаек булдылар. Милли премиядә дүртенче мәртәбә катнашучы Зинира һәм Ризат Рамазановлар шушы бүләк өчен тамашчыларга чиксез рәхмәт белдерделәр.

«Ходай шушы тамашачылардан аермасын. Безне хөрмәт итеп концертларыбызга йөрүче, радиодан һәрдаим җырларыбызны яңгыратуны сорап торучы тыңлаучыларыбыз булганда без бик бәхетле», диде Ризат.

Җыр ничек хитка әйләнә һәм ни өчен эстрада чүпләнә?

Башка тантаналардан аермалы буларак, «Болгар радиосы» милли музыка премиясендә җырның авторларын һәм композиторларын да бәяләп үттеләр.

«Без, ягъни композиторлар, бөтен күңелебезне биреп язган җырларны җырчы җиренә җиткереп башкара алса, ул җыр хитка әйләнә. Әлбәттә, һәр җырның үз башкаручысы була, тиешле җырчысына эләгү дә мөһим роль уйный», дип Альфред Якшимбетов хит җырларның ничек барлыкка килүе турында сөйләде.

Россия авторлар җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе Зөфәр Хәйретдинов авторлык хокуклары бозылу очраклары һәм җыр урлашу кебек ямьсез күренешләр, низаглар турында фикерен әйтте. «Авторлык хокуклары бозылу буенча җырчылар байтак мөрәҗәгать итә. 16 ел Россия авторлар җәмгыятенең Татарстан бүлеген җитәклим. Беренче елларда мондый нәрсәләр гомумән юк иде. Моны мин яңа технологияләр, интернет һәм социаль челтәрләр актив эшли башлау галәмәте дип кабул иттем. Хәзерге җырларны берсеннән берсен аерып алу бик кыен. Базарның бик чуарланганын аңлата бу. Элек җырчылар аз булгач, җырлары да азрак иде. Ә хәзер җырчылар да күп, репертуарлары да киң. Шулкадәр җырны кайдан табып бетерәләрдер. Булдыра аламы, алмыймы теләсә кем җыр яза. Шулар белән җыр сәнгате чүпләнә, низаглар килеп чыга», диде «Иң халыкчан автор-башкаручы» номинациясе җиңүчесе Зөфәр Хәйретдинов.

«Популяр җырлар авторы» номинациясе быел Айдар Тимербаевка, ә «Халык күңеленә кергән җырлар авторы» исеме Зифа Нагаевага тапшырылды.

Атказанган җырчы Илназ Баһ: «Кашыкларда, шешәләрдә уйныйм»

«Заманча яңгыраш» — Лилия Гыйматдинова, «Иң эзләнүчән җырчы» — ИлСаф, «Иң моңлы җырчы» — хатын-кыз җырчылар арасында Бәширә Насырова, ир-ат җырчылар арасында Идрис Газиев, «Иң романтик җырчы» — Раяз Фасыйхов, «Иң зәвыклы җырчы» — Лилиана Ирназарова, «Ел ташкыны» — Гүзәл Диникиева, «Иң лирик җырчы» — Илсөя Бәдретдинова, ә «Күпкырлы җырчы» номинациясендә Илназ Баһ бүләкләнде.

«Хәзер заманасы шундый, күпкырлы булырга кирәк», дип алып баручылар әле күптән түгел генә атказанган артист исеменә лаек булган Илназ Баһны сәхнәгә чакырды. Бу Илназның икенче «Алтын йолдыз»ы икән.

«Җырлар язам, күп төрле уен коралларында: гитарада, курай, гармун, баянда, кашыкларда, шешәләрдә уйныйм. Насыйп булса, киләсе елга милли премиядә хатыным Гүзәл белән дуэт буларак катнашырга уйлап торабыз», дип сөйләде Илназ Баһ.

Азат белән Гөлсирин милли премиядә нигә җырламады?

«Ел җырчысы» — Айдар Галимов, «Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше өчен» — Венера Ганиева, «Милли музыка үсешенә керткән өлеше өчен» — Илмир Низамов, «Йөрәкләргә үтеп кергән җыр» — Филүс Каһиров, «Иң җор телле җырчы» — Данир Сабиров, «Халык мәхәббәте» — хатын-кызлар арасында Зәйнәп Фәрхетдинова, ир-атлар арасында Ришат Төхвәтуллин, ә «Өметле җырчы» исеменә Алия Карачурина ия булды.

Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов күптән билгеләнгән гастрольләргә китү сәбәпле Болгар радиосы» VI милли музыка премиясендә җырламадылар. Хәтерләсәгез, берничә көн элек «Кайнар хит»ның нәтиҗәләре Рифат Фәттәховның ачуын чыгарган иде. Бәхәс уңай хәл ителгән, күрәсең. Җитәкчелек белән сөйләшеп, яшьләрне «Милли моңнарны саклап калуга зур өлеш керткән өчен» номинациясендә бүләкләделәр. «Алтын йолдыз»ны Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов чыгып алды.

«Бу Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның җиңүе генә түгел, бу сезнең җиңү дә. Безнең Азат белән Гөлсирин «Кайнар хит»ның соңгы тапшыруларында бик уңышлы чыгыш ясадылар һәм алар өчен сезнең тарафтан бик күп тавышлар килде. Рәхмәт. Инде безнең яшьләребезне күреп алган, гаделлек принципларына тугры булып калган, безнең яшьләргә стимул биргән һәм аларны шундый бүләккә лаек дип тапкан «Болгар радиосы»на, ТНВ җитәкчелегенә аерым зур рәхмәт», диде продюсер Рифат Фәттахов.

Фотогалерея: Татар тудей//Алмаз Шәмсиев һәм Рөстәм Исхакый 

Бәйле