2019 елда Россиядә пенсионерларны тагын бер яңалык көтә

-- Лэйсирэ

Киләсе елда Россиядә пенсионерлар һәм пенсия яшендәге кешеләр өчен электрон социаль карта кертеләчәк, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Әлеге функциядән смартфон һәм махсус мобиль кушымта ярдәмендә файдаланырга мөмкин булачак.

Картадагы льготалар һәм социаль ярдәм чаралары турындагы мәгълүмат QR-код аша сакланачак.

Россия Пенсия фондында билгеләп үтүенчә, социаль карта белән кибетләрдә файдаланып булачак. Алга таба Россия Тимер юллары челтәрендә дә куллану гамәлдә булыр дип көтелә.

Фото: https://pixabay.com
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий