Фирдүс Тямаев «заслуженный» булды: «Бу исемне бергә алдык» ди

-- Лэйсирэ

6 июль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан татар эстрадасының популяр җырчысы Фирдүс Тямаевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүен хәбәр иткән идек. Шатлыклы вакыйга Фирдүс Тямаевның туган ягы Норлат районы Түбән Норлат авылында Тямаев-FEST дип исемләнгән Сабантуен үткәрү сөенче белән туры килде.

Инде янә сөенеч: «Заслуженный» дәрәҗәле исеме Фирдүс Тямаевка рәсми рәвештә тапшырылган. Документлары-ние белән бергә. Шатлыклы вакыйга белән җырчы Инстаграм аша уртаклаша. «Әти-әниемә, гаиләмә, дусларыма, минем иҗатымны хөрмәт итеп яратучы тамашачыма, туган ягым Нурлатыма рәхмәт. Бу исемне бергә алдык», ди ул.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Буген минем шатлыклы вакыйга !!! Буген мина ТАТАРСТАННЫН АТКАЗАНГАН АРТИСТ исемен бирделәр !!! Рәхмәт Әти Әниемә , Гаиләмә , Дусларыма , минем иҗатымны хормәт итеп яратучы тамашачыма , туган ягым Нурлатыма !!!! БУ ИСЕМНЕ БЕРГӘ АЛДЫК РӘХМӘТ СЕЗГӘ !!!!#тямаев #фирдустямаев #фирдустямаев??? #безнентямай #тямаевприколы #заслужанныйартисттямаев#казань #нурлат #тямаевфест #мишэрлэрвперед

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustamaev_official)

Бәйле