Элвин Грей белән Уфада чыгыш ясаган Татарстан кызының кем булуы билгеле

-- Лэйсирэ

Исеме матур, кемнәр куйган? Мәгънәсе ни? Лэйна… Мәгънәсен әйтеп булмый, яңгырашы да… Ярый, картлык төкселегенә бирелеп утырмыйк әле, Лэйна икән, Лэйна! Үзе матур гына татар кызы, дип яза Кызыл таң газетасы.

Татарстанның Кукмара районыннан. Казан Театр училищесында белем ала. Сәхнә «җене» кагылгандыр аңа, кагылмаса, концерт буласы көнгә каршы анда катнашачагын белеп, икенче көнне үк 9 мең тамашачы алдында чыгыш ясый алмас иде.

Радик Юлъякшинның Казандагы концертыннан соң сәхнәдә кызлар булмауга ризасызлык белдерүчеләр булды. Күрәсең, шуны исәпкә алып, Уфадагы концертка Лэйнаны чакырганнардыр.

Ул үзе, «Мин Радик белән таныш идем, әмма бер сәхнәдә чыгыш ясар дәрәҗәдә якын түгел. Күрәсең, ул мине үзе белән «бер дулкында» итеп күргән», — ди.

Булдыра яшьләр! Хәзер тик алга — «Олимпийский»га! Анда 35 мең урынлык тамаша залы бар. Шулкадәр кеше берьюлы «Уфтанма»ны җырласа, соңыннан троллейбуста гына түгел, метрода да татарча җырлап кайтса, Радикка дәрәҗәле премия бирмичә дә булмастыр.

Фото: vk.com сайтыннан.

Видео: Татар-информ

Бәйле