«Казанда суга тарифлар ике тапкырга арттырылырга тиеш»

-- Лэйсирэ

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров Казанда су белән тәэмин итүгә тарифларны – 36, су бүлүгә 30 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Ул ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында шул хакта белдерде.

«Су белән тәэмин итү һәм су бүлү объектларын карап тоту өчен 2019 елга минималь тарифларның күләме су белән тәэмин итүгә — 36, су бүлүгә 30 сум тәшкил итәргә тиеш», — диде докладчы.

Егоров искәрткәнчә, шәһәр өчен билгеләнгән тарифлар Идел буе федераль округында һәм халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында иң түбәне.

Ул аңлатып үткәнчә, әлеге тарифларны керткән очракта җәлеп ителгән финансларның күләме ел саен 2 миллиард сумнан артып китәчәк. Бу исә челтәрләрнең авариясез эшләвен һәм су белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

tatar-inform

Фото: https://pixabay.com

Бәйле