“Казан утлары” журналында җаваплы сәркатиб булып эшләүче язучы Вакыйф Нуриевка 60 яшь тулды. «Акчарлак» газетасы хәбәрчесе Габдерәхим аның белән әңгәмә корган.
– Вакыйф иптәш, җаваплы секретарьнең хезмәт хакы күпме, әйт дөресен?
– 20дән әз генә артык. Язсаң, гонорар бар, Аллага шөкер, августта пенсиягә чыктым.
– Пенсия күпме?
– 16 мең һәм тагын койрыгы бар.
– Әниеңне (Нәкыя) карыйсың икән. “Һәркөнне обедка кайтып, әнисен ашата”, – дип сөйлиләр сине. Ничә яшь аңа?
– 90 белән бара. Сабый бала кебек, кайтып, ашатуны көтеп тора. Кызым янында яши ул хәзер.
– Әтиең исән-саумы?
– Юк. Фронтовик иде. 64 яшьтә китеп барды.
– Хатының кисәк кенә үлеп китте. Кайчан, нәрсәдән?
– Зур кайгы булды. 34 ел бергә торган хатыным Ләйләне җирләргә туры килде, көтмәгәндә, кисәк кенә. “Үт куыгында таш бар, операция ясатырга кирәк”, – дип табиблар әйткән иде. Бер төндә таш кузгалды да операция ясадылар, шуннан савыга алмады.
– Ничә яшьтә иде?
– 55кә чыгып, өч ай гына пенсия алып калды.
– Эштән киткән идеме?
– Юк, эшли иде әле. 20 елга якын балалар бакчасында мөдир булды. Пенсиягә чыккач та бер байда бала карады.
– Соңгы көннәрен хәтерлисеңме? Сөйлә әле?
– Эштән кайтты, бергә чәй эчтек. Чәй эчкәндә авыр сулаганын тойдым. Зарланмый, сабыр иде, үлемен дә сабыр каршы алды, соңгы минутына хәтле сөйләште. “Мин китәм инде”, – диде, бөтенесен белеп ятты. Төнлә кисәк өянәге башланды, “скорый” белән хастаханәгә озаттым.
Акчарлак Фото: Казан утлары