«Соңгы минутына хәтле сөйләште»: Вакыйф Нуриев йөрәгендәге төзәлмәс яра булган хатирәне яңарта — Акчарлак

-- Лэйсирэ

“Казан утлары” журналында җа­ваплы сәркатиб булып эш­ләүче язучы Вакыйф Нуриевка 60 яшь тулды. «Акчарлак» газетасы хәбәрчесе Габдерәхим аның белән әңгәмә корган. 

– Вакыйф иптәш, җаваплы секре­тарьнең хезмәт хакы күпме, әйт дөре­сен?

– 20дән әз генә артык. Язсаң, гонорар бар, Аллага шөкер, августта пенсиягә чыктым.

– Пенсия күпме?

– 16 мең һәм тагын койрыгы бар.

– Әниеңне (Нәкыя) карыйсың икән. “Һәркөнне обедка кайтып, әнисен ашата”, – дип сөйлиләр сине. Ничә яшь аңа?

– 90 белән бара. Сабый бала кебек, кайтып, ашатуны көтеп тора. Кызым янында яши ул хәзер.

– Әтиең исән-саумы?

– Юк. Фронтовик иде. 64 яшьтә китеп барды.

– Хатының кисәк кенә үлеп китте. Кайчан, нәрсәдән?

– Зур кайгы булды. 34 ел бергә торган хатыным Ләйләне җирләргә туры килде, көтмәгәндә, кисәк кенә. “Үт куыгында таш бар, операция ясатырга кирәк”, – дип табиблар әйткән иде. Бер төндә таш кузгалды да операция ясадылар, шуннан савыга алмады.

– Ничә яшьтә иде?

– 55кә чыгып, өч ай гына пенсия алып калды.

– Эштән киткән идеме?

– Юк, эшли иде әле. 20 елга якын балалар бакчасында мөдир булды. Пенсиягә чыккач та бер байда бала карады.

– Соңгы көннәрен хәтерлисеңме? Сөйлә әле?

– Эштән кайтты, бергә чәй эчтек. Чәй эчкәндә авыр сулаганын тойдым. Зарланмый, сабыр иде, үлемен дә сабыр каршы алды, соңгы минутына хәтле сөйләште. “Мин китәм инде”, – диде, бөтенесен белеп ятты. Төнлә кисәк өянәге башланды, “скорый” белән хастаханәгә озаттым.

Акчарлак

Фото: Казан утлары

Бәйле