Уңышның көткәндә түгел, бер уйламаганда килә торган гадәте бар. Бу юлы да шулай булган. Американың Мэриленд штатындагы Балтимор шәһәрендә яшәүче Кевин Фенвикка балаларының мәктәп автобусына соңлавы байлык китерә, дип яза Өмет.

Лотереядә оту теләге Фенвикта шулкадәр көчле була күрәсең, ул көн саен бер үк кибеттә билетлар сатып ала. Әмма беркөнне балалары мәктәп автобусына соңга кала һәм Фенвик аларны машина белән илтә. Шуңа эшенә ул гадәттәгечә түгел, ә башка юл белән барырга мәҗбүр була.

Барышлый лотерея билетлары сатылучы кибетләрне караштыра. Ниһаять, Фенвик шундый кибетне күреп кала һәм 5 долларга бер билет сатып ала. Саклагыч катламны җуйгач ул 50 мең доллар, безнеңчә 3,3 миллион сум отуын аңлый. Башта ул үз күзләренә ышанмый. “Бу чын хәл түгелдер, күземә күренәдер дип, бер бастым, бер утырдым, аннары билетны тагын бер җентекләп карадым. Әмма “50 мең доллар” дигән язу урынында иде”,– дип сөйләгән америкалылы.

Менә сиңа, мә! Әгәр балалары автобуска соңга калмаса, 58 яшьлек иргә уңыш елмаер идеме икән? Русчалап әйтсәк, “что ни делается – все к лучшему” булган инде бу.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле