«Лилия Сәләхетдинова кияү­гә чыккач, бу хакта бөтен дөнья шаулый»

-- Лэйсирэ

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аралашу дөньяга башкача карарга өйрәтә. Йөзләрендә сабыйларча ихлас елмаюны күрәсең, күңелләрендәге эчкерсезлекне тоясың да, ниндидер бер рәхәтлек алып, алар белән бер дулкында яши башлыйсың.

Республикада физик мөм­кинлеге чикләнгән ке­шеләргә игътибар зур. Ел саен “Татарстан энҗесе” бәйгесе күпме кызны бер сәхнәгә җыя. Иң мөһиме – бу чара аларны гомерлеккә дус итә. Кайчандыр шушы сәхнәдә үз көчен сынаган Лилия Сәләхетдинова кияү­гә чыккач, бу хакта бөтен дөнья шаулады. Бер уйлаганда, моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Лилия кебек кызлар, арбада утыруына карамастан, тормышта үз юлын табып кына калмыйча, башкаларга да ярдәм итә икән, ничек инде алар гаиләле булмасын, ди! Республикада яшәү­че энҗе бөртегенә тиң һәр физик мөмкинлеге чик­ле кыз бала бәхеткә лаек!

Быел исә республи­ка­ның төрле шәһәр-район­нарыннан ун кыз бәйгедә катнашырга теләк белдер­гән. Конкурсны, кияүгә чыгып, өч бала тәрбияләүче, башка бик күп сау-сәламәт кеше­ләргә дә үрнәк итеп куярлык Ксения Безуглова алып барды.

Әлеге бәйгене моннан биш ел элек бертуган кызлар Гөлназ белән Гөлнара Заһретдиновалар оештырып җибәргән иде. “Физик мөмкинлеге чикләнгән кызлар өчен бернинди чаралар да үткәрелми иде. Уйладык та бу эшне башларга булдык”, – дигән иде Гөл­на­ра. Хәзер инде чара Дәүләт Советындагы хатын-кыз де­путатларның “Мәрхә­мәт” оешмасы белән берлектә уза. “Гел алга таба барыгыз. Сез барыгыз да – үзен­чәлекле, кабатланмас. Бер язучы хатын-кызны “серле эчемлек” дигән. Сез дә сихри булып калыгыз”,– ди Та­тарстан Премьер-ми­нистр урынбасары Ләйлә Фаз­лыева. Ул Татарстан Пре­зиденты Рөстәм Миңне­хановның катнашучы кызларга сәламен һәм котлауларын җиткерде.

– Сез барыгыз да безнең өчен бик якын кешеләргә әйләндегез. “Мәрхәмәт” оешмасы бу бәйгене бик яратып кабул итә. Сез – көчле ихтыярлы, үрнәк итеп куярлык кешеләр. Сез бу бәйгедә катнашмыйча да – җиңүче. Тормыш авыр­лык­ларына баш имичә, алга таба барасыз. Бу чарада 59 кыз катнашты. Оештыручыларга зур рәхмәт! Гөлнара Заһретдиновага аерым җы­лы сүзләремне җитке­рәм, – ди “Мәрхәмәт” оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Чүпрәле районы кызы Райлә Сатдинова турында берничә тапкыр язганыбыз булды. Ул аяклары йөрмәү­гә карамастан, югалып калмаган, Идел буе туризм һәм спорт академиясендә белем ала, ишкәкле йөзү бе­лән шөгыльләнә. Бер оч­рашканда, мин аңа бу бәйгедә катнашып карарга тәкъдим иткәнем булды.

– Баштарак икеләнеп торган идем. Хәзер инде үзем кебек кызлар белән очрашкач, бөтенләй үзгәр­дем. “Татарстан энҗесе” бәйгесендә катнашуыма чик­сез шатмын. Күңелдә җиңү теләге дә юк. Иң мө­һиме – мин монда дуслар таптым. Без хәзер бер гаилә кебек туганлаштык, – ди ул.

Аның өчен җан атарга Чүпрәле районы башлыгы Марат Җаббаров килгән.
– Без ул балага карап сок­ланабыз. Сау-сәламәт ке­ше­ләргә үрнәк ул. Мин үзем дә аңа карап яшәү көче алам. Бар яктан та килгән Райлә. Җырлый да, спорт белән дә шөгыльләнә, кул эшләренә дә хирыс. Ул – районыбыз горурлыгы, – ди җи­тәкче.

Кемдер аякларында басып йөрергә хыялланып яши, кайберәүләр булганына шөкер итә. Узган ел “Татарстан энҗесе” исеменә лаек булган Вероника исә үзен ничек бар, шулай ярата. Терсәктән куллары булмаса да, синтезаторда уйнарга өйрәнгән, моңлы итеп җырлый. Егылмый, уфтанмый, кайгы-хәсрәт­ләргә бирешмичә яши. Табиблар аяк-кулларына протез куйдырыйк, дисәләр дә, ризалашмаган. Дөньяга ничек килгән, шул халәтенә риза булып яши ул. “Миңа шулай яхшырак. Үземне сә­ламәт булмаган аяк-кул­ларым белән дә рәхәт хис итәм. Иң мөһиме, күңелдә тынычлык, яшәү теләге булсын”, – ди Вероника.

Бу чарада катнашучы кызлар үзләре белән таныштырып киттеләр. Шуннан соң һәркайсы осталыгын күр­сәтте. Биеделәр дә, җырладылар да, матур итеп шигырь дә сөйлә­де­ләр. Гү­зәл кызларның барысы да матур чыгыш ясаса да, “Татарстан энҗесе – 2018” титулына Саба райо­нының Шә­мәр­дән бистә­сен­дә яшәүче 29 яшьлек Регина Иванова лаек булды. Калган һәр кыз төрле но­минацияләрдә җи­ңү яулады.

(Гөлгенә ШИҺАПОВА/“Ватаным Татарстан”, /№ 182, 15.12.2018/)

Бәйле