«Коточкыч!»: Лилия Хәйруллинаның «Барс Медиа» оештырган кастингта нәрсәгә ачуы килгән?

-- Julia Julia

«Бернинди дә яңалык күрмәдем. Яшьләрдә татар эстрадасын үстерүгә омтылыш юк», диде Лилия Хәйруллина «Барс Медиа» ширкәте оештырган «Сайра» яшь башкаручылар кастингын караганнан соң. Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган конкурска аяк киемсез килгән катнашучыларны күреп җырчы аптырашта калган. Бу хакта ул Татар Тудейга сөйләде.

— «Сайра» кастингында кулларына телефон тотып, шуңа да карамастан сүзләрен укый алмыйча азапланып, ялгышып җырлаучыларның нәрсәгә өметләнеп килүләрен аңламадым. Кайбер катнашучылар тышкы аяк киемнәрен дә алмаштырмаганнар иде хәтта, коточкыч! Гафу итегез, урамда йөргән аяк киеме белән сәхнәгә чыгу бернинди этикет нормаларына да туры килми. Кастингка килгән кешенең җырына туры килә торган сәхнә киеме дә булырга тиеш, минемчә.

— Бу кастингта син дә катнаштыңмы?

— Мин 2007 елда (фотода) катнашкан идем, төшеп калдым. Казанда узучы җыр бәйгеләренә еш йөрим. Әлеге кастингка һәр ел саен килергә тырышам. Яшьләрнең нинди җырлар тыңлавы, хәзерге эстрадага мөнәсәбәтләре белән кызыксынам.

— Өметле яшьләр бармы, башка еллар белән чагыштырып нәрсә дип әйтә аласың?

— Беренчедән, быел катнашучылар күп түгел иде, елдан ел азая баралар. Яшьләр татар музыкасы белән аз кызыксына дигән фикер калды. Ел саен бер үк җырлар яңгырый, шул ук хаталар ясала. Классик әсәрләр башкаручылар да булды. Ләкин бернинди дә яңалык күрмәдем. Яшьләрдә татар эстрадасын үстерүгә омтылыш юк, дигән нәтиҗә ясадым.

— Синеңчә яшь башкаручыларның хаталарын кем төзәтергә тиеш?

— Иң беренче ул хаталарны аларга күрсәтергә кирәк әле. Сәнгать мәктәпләре, музыка училищелары һәм мәдәният институтларында белем бирүче укытучылар этикет нормаларына аеруча басым ясарга тиешләр дип саныйм. Сәхнәгә беренче адымнарын ясап килүче яшь җырчыларга үзләренең хаталарын күрсәтү бик мөһим әйбер. Мондый кимчелекләрне вакытында төзәтмәсәң, ул сәхнәгә менә.

Бәйле