«Хатын олырак булса, әйбәтрәк» [бер мәхәббәт тарихы]

-- Лэйсирэ

Сезгә үземнең тормышны язып җибәрергә булдым. Чынбарлык бит, бар да үзенекен яза. Иптәшем миңа караганда олырак иде. Танышканда миңа 24 иде. Аныкын язып тормыйм, әмма яшь арабыз шактый булды.

Без аның белән сабан туе көнне таныштык. Без үзебезнең дус-ишләр белән утырабыз. Янда гына башкалар җыелышкан. Безнең авыллар булмаса да, арадан бер-ике егетне таный идем.

Яннарына барып, сөйләшеп киттек. Бу чибәрне бер күрүдә ошаттым. Ул да мине ошаткан булса кирәк. Бераз гына сөйләшеп торуга миңа карап күз кысты да, әйдә китик болар яныннан дигән сыман читкә ым ясады. Булачак хатыным белән шулай танышып киттек. Ул икенче бер авылда, апаларында яши иде. Мин шунда йөри башладым. Әмма үземнекеләргә дә, аныкыларга да белгертмичә очрашып йөрдек. Аулак урыннар күп булды.

Берсендә ул мине озата кайтты. Ниндидер мәҗлестә дуслар белән бәйрәм итеп алган идек бугай. Анысын төгәл генә хәтерләмим дә хәзер. Бар да өйләренә таралыша башлагач, мин дә кайтырга булдым. Ике авыл арасы шактый ара бит, ул мине салган килеш үземне генә җибәрергә курыккандыр инде, озата кайтты. Мин кайттым да, ятуга йоклап киттем. Ә алар инәй белән кич буе сөйләшеп чыкканнар. Кайтырга дип торып баскач, син монда гына кун инде бүген, уянса, сине сорап чыгып китәр тагын, дип инәй аны калырга күндергән. Шул көннән башлап без беркемнән яшермичә бергә яши башладык. Миннән башка мине өйләндереп куйган сыман булды инде. Язмыш дими, ни дисең.

Мин хатынымны гомер буе Мөзәккирәкәчкәем дип кенә йөрттем. 43 ел бергә яшәп, өч бала үстерсәк тә, язылышмадык, шулай гына яшәдек. Яшь арасы зур булгач, язылышыйк дип басым ясамагандыр инде. Әле теге чакта бергә яшәп киткәндә дә, Мөзәккирәкәчкәем миңа тулы ирек бирде, бәйләп тотмыйм, син берәрсен табып өйләнгәнче генә бергә яшик тә, аннан мин китәрмен, диде. Әмма миңа аннан башка берәү дә кирәк булмады. Кая барсак та, бергә бардык, бергә кайттык. Янда хатын булса да, үземнең ирекле икәнемне дусларга сөйли идем. “Бик ышанып барма! Хатын-кыз хәйләкәрлеге генә ул аның, сине беркемгә бирмәячәк!” – дип әйтәләр иде.

Күпләр хатынына караганда ир олырак булырга тиеш дип уйлый. Әмма мин килешмим. Хатын олырак булса, әйбәтрәк. Күпмегә икәнен үзләре чамаласын инде, анысын төгәл әйтеп булмый аның. Менә безнең күп иде ара, әмма шулай булса да, мин зарланмыйм. Олырак хатын – ул бит икенче әниең сыман, андыйлар белән яшәве рәхәт. Мөзәккирәкәчкәемнең арабыздан киткәненә ун ел инде хәзер. Шулай да мин аны һаман сагынам әле. “Башканы табып, син өйләнгәнче генә бергә яшик”, – дисә дә, аның мине берәү белән дә бүлешәсе килмәгәндер инде, тутырып кына әйтмәгәндер. Шуңа күрә мин барлык хатын-кызларга да алдагыз, алданыгыз, әмма яраткан егетегезне берәүгә дә бирмәгез диясем килә. Мин дә аны беркемгә бирмәдем, икенчегә өйләнмәдем. “Башканы тапканчы гына” дип килешенгән сүзебез булса да, бозмадык бит. Куелган сүзебез озакка барды, 43 ел бергә яшәдек, ахыргача бер-беребезгә тугры калдык. Бер-береңне яратсаң, аның яшенә карамасаң, кеше сүзен тыңламасаң, яшәп була ул. Безне бит менә үлемнән башка берәү дә аера алмады.

Б. Солтанов, Башкортостан.

beznen_avil

Фото: https://pixabay.com

Бәйле