«Аның кайгысы калмады…»: Зифа Кадыйрова ни өчен китап язуны ташлавын аңлата

-- Лэйсирэ

5нче декабрь көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында Чаллы дәүләт театры язучы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» әсәре буенча спектакль күрсәтте. Халык күп килгән иде. Атна уртасы булуга да карамастан, залда буш урыннар юк диярлек. Зифа апа үзе генә спектакльне карарга кермичә, китаплары сатылган урында утырды, килгән халык белән фотога төште, сорауларына җавап бирде. Иң күп бирелгән сорау: «Яңа китабыгыз кайчан чыгачак?». Соңгысы чыкканга дүрт ел вакыт узган икән инде. Язучы белән бу хакта үзебез дә сөйләштек.

– Зифа апа, бүген Казанда сезнең иң беренче язган әсәрегез буенча спектакль күрсәтелә. Сез бит иҗатка 49 яшегездә генә килгән кеше. Менә бу «Сагынырсың, мин булмам» әсәрен ничек яза башлаган идегез?

– Тормышымның шул кадәр авыр бер мизгеле иде. Гаиләдә, тормышымда чишеп булмастай тоелган проблемалар басып киткән. «Нишләргә?» – дим. Төн иде бу – сәгать төнге бер. Әмма йоклап булмый. Берәрсенә хат булса да язармын, дип, кулыма ручка белән кәгазь алып, аш бүлмәсенә чыгып утырдым. Мәктәптә укыган вакытта да, яшь чагымда да язган кеше түгел мин үзем. Бу – бәлки Аллаһы Тәгаләнең миңа коткару юлын күрсәтүе булгандыр. Сәгать төнге бердән алып, иртәнге җидегә кадәр – утыз бит яздым мин аны. Ничек яза башлавымны белмим дә, хәтерләмим дә. Үтерсәң дә хәтерләмим. Язам-язам… Иртәнге җидедә эшкә киттем. Бу әйбер минем башыма кереп утырды, дәвам итәсе килә, эштә уйлап йөрим-йөрим дә, кайтып тиз генә утырып язам. «Балалар күрмәсә ярар иде», – дип, оялам үзем. Шул ук вакытта гаиләдәге булган үземнең төп проблеманы онытып, әсәремдәге Сөмбелнең язмышын көйләргә тотындым. «Ничек соң бу кешене бәхетле итәргә?» – дим. Ул бала бәхетсез иде, аның тормышын җайларга кирәк иде. Кичтән ятып, иртән торуга бәхетсез кеше тик торганнан гына бәхетле булып уяна алмый. Нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Бу Сөмбелне дә ничек итеп бәхетле итәсе соң? Үз алдыма әнә шул сорауны куеп, шуңа җавап эзләп язылган әсәрем иде бу минем. Мин үземне беркайчан да танылган, популяр булырмын, бигрәк тә язучы булырмын, дип уйламадым. Без бит фермада үскән, сыер савучы балалары. Сыердан ары китәргә хыялланмый да идем мин. Язу ул үзем өчен, кызык өчен генә дип башланган әйбер, мин аны киләчәктә кемгәдер кирәк булыр, дип уйламады. Яздым да, таныш-белешләргә укырга бирдем. Күршеләр алып торды укырга, тегеләй китте, болай китте… Китап итәрмен, халыкка чыгарырмын дип, беркайчан башыма да килмәде.

– Иң беренче булып кемгә укыттыгыз сез аны?

– Кызыма. Аннан соң кайсыдыр бер туганыма бирдем. Ә иремә көч-хәл белән, ике айдан соң гына укыта алдым. Укымый. Принципиаль рәвештә укымады, чөнки ул аңлый – үзе бик укымышлы кеше иде, шуңа күрә аның әйткән сүзе яки үтерә, яки калдыра. Минем киләчәгем аның бер сүзеннән тора иде, ул да моны аңлый иде. Кешеләр укыгач, мактый, үз фикерләрен белдерә башладылар. Шуннан бер көнне үзе сорап алды: «Кая, укыйм әле!» – ди. Укыганда үзе елый, мышык-мышык килә, мин читтә ятып, шым гына күзәтә идем. Укып бетергәч, азактан әйтте: «Яз Зифа, тагын яз! Мин «в шоке», – диде. Аннан соң ул минем киңәшчем була башлады, китап язганда, аңа алып киләм дә: «Менә бу җирен укып кара әле» дим. Ә үзем читтән генә аның эмоциясен күзәтә идем. Кайвакыт: каян аласың син моның сюжетларын, дип аптырый иде… Хәзер ирем мәрхүм булды инде…

– Чынлап та, ул идеяләрне каян алдыгыз?

– Язу процессы барганда, үзеннән үзе алдыма килеп төшә иде кебек. Сюжетлары шап итеп өстәлгә килеп төшкән кебек була. Өстән бирелдеме икән ул, мин белмим. Кайбер вакытта, «Мин моны болай язам, тегеләй язам», – дип утырасың, ә утырып яза башлагач, ул бөтенләй башка төрле булып китәргә мөмкин. Бик серле бер процесс ул, мин бит болай теләмәгән идем, моны башкача язасым килгән иде, дим. Әмма ул үзенчә бара.

– Сезнең китапларны хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә укый, сезнеңчә, моның сере нәрсәдә?

– Ниндидер максат куеп, ирләрне дә елатыйм, дип язу түгел инде бу. Әмма ирләр дә укыганын беләм, алар кычкырып әйтми, колакка гына: «Зифа, китабыңны укыганда еладым», – ди. Берсендә, минем «Язмыш сынавы» әсәре буенча куелган спектакль бара. Мин бүгенге кебек, коридорда утырып торам. Бер ир атылып килеп чыкты, фуражкасы белән битен каплаган, урамга ук чыгып йөгерде. «Ай Алла, бу кешегә шулай авыр микәнни?» – дим. Аннан соң карыйм – бер хатын чыкты. Ярсып елый да елый, туктый алмый. Мин куркып кайтып китәрдәй булдым – бу ни хәл соң бу, дим. Күрәсең, һәр кешенең тормышта шундый очраклары була торгандыр. Мин дә бит китапларымда әллә нәрсә турында язмыйм – гаилә, авыл, шәһәр тормышы турында язам. Билгеле, анда язылганнар кемнеңдер тормышында була да торгандыр. Менә шушы гади темаларга язылганга күрә, бәлки мине ирләр дә укыйдыр.

– Зифа апа, шундый вакытларыгыз буламы: әсәрне язасың-язасың да, ташлап калдырасың. Башка язасы килми…

– Була. Язасың язасың да, кемгә кирәк бу дип уйлыйсың, әйләнә-тирәдәге тормыш та шушы бит инде, дисең. Язуыңны ташлыйсың да, ул әсәреңә башка якын килмисең. Башланган әсәрләр бар ул, яртылаш язылган килеш яталар. Башыңа «кемгә кирәк ул» дигән уй килдеме, язасы килми. Минем соңгы китабым чыкканга да дүрт ел булды. Узган ел октябрь аенда яңасы чыгарга тиеш иде. Әмма көтелмәгән проблемалар килеп чыгып, ел ярымым югалды. Гаилә проблемалары, үзем чирләдем, әниемне дә инсульт сукты, аны тәрбияләдем, күптән түгел генә аны җирләдек, шуның белән бу әйберләр тукталды. Аның кайгысы калмады. Гаилә проблемаларыннан азат булмаганда язарга җай юк. Башта гаилә мәсьәләләрен чишәргә тиешсең. Шуңа күрә, хәзер китап язуга әкренләп кире керешергә уйлыйм. «Халык көтә бит», – дигән әйбер өстемдә басып торган кебек. Миңа бик күп язалар, бик күп сорыйлар – яңа китабың кайчан чыга да, кайчан чыга, диләр. Халык сорагач, язмый да булмый…

– Сезне бөтенләй татар китаплары белән кызыксынмаган яшүсмерләр дә укый…

– Әйе, аның хакында да беләм. Югары класста укучы балалар белән очрашулар вакытында еш бирә торган бер сораулары да бар: «Зифа апа, ничек алай була инде ул, сезнең китапларыгызда табигать матур, мәхәббәт шундый чиста һәм саф, хәзер юк бит ул андый матур мәхәббәт», – диләр. Минәйтәм, ничек булмасын, бар ул. Бары тик яшьләрнең көтәргә сабырлыгы җитми. Мин аларга аңлатам: менә чыбык, чыбыкның бөресе генә бар, аның бер матурлыгы да юк. Көтәргә кирәк – ул бит аннан соң яфрак яра, көтәргә кирәк аның чәчәк атканын да, ә аларның сабырлыклары юк. Алар бүген күрделәр, иртәгә ятакка яттылар… Бөрене төбеннән кисеп аткач, анда нәрсә үссен, бернәрсә дә калмый: яфрак ярмый, чәчәк атмый ул. Алар ашыга, әгәр дә тәрбия безнең әниләр заманындагы кебек булса, башкача булыр иде. Элек безнең ирләр хатын кызның беләк очын гына күрсәләр дә, башларын югалта торган булганнар. Кызларның матурлыгын күрәсе килеп, ул заманда ир-ат калтыранган. Ә хәзер яшьләрдә моңа караш башкача: монда барысы да әзер, хыялланыр әйбер юк, эх, мин моны чишендерсәм, әнә бу җирен генә күрсәм иде, дигән әйбер юк хәзер – бөтен нәрсә күз каршында. Яшьләргә ничек аңлатып бетерергә шушы әйберне… Бу хисләрне үтерә, тирән тойгыларга җиткерә алмый. Яшьлек бөредә килеш өзелә менә шушы әйбер аркасында.

– Әлегә кадәр Казан театрлары сезнең әсәрләрегезгә алынырга теләк белдермәде. Моның сәбәбе, сезнеңчә, нидә?

– Казанның үз язучылары күп бит аның…

– Әмма татарда Зифа Кадыйрова дигән исем бар бит…

– Кадыйрова әллә кем түгел инде ул, үземне беркайчан да әллә кем дип санамадым. Үземнән оста язучылар барын да беләм.

– Язучы булу табышлы эшме? Китап чыгару, аны сатудан керем күп каламы?

– Китапның керемен чутлап бармыйм. Аның шактые очрашулар вакытында бүләк итүләргә китә. Аннан соң, китап сатып кергән акчаңнан шунысын да чигерергә кирәк: корректорына, нәшриятына, рәссамына түлисең. Ул китапларны кибетләргә дә үзең таратасың, моның өчен машина йөртүче ялларга, бензинына түләргә туры килә. Менә шушы сатылган китаплар хисабына эшләнә болар барысы да. Минем бит башка керемем юк, 11 мең сум пенсиям генә бар…

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Безнең гәҗит

Бәйле