Рөстәм Нәбиевне тормыш тагын сыный: күңелсез хәл булган [фото]

-- Лэйсирэ

Танылган блогер, паралимпияче, 2015 елда казарма җимерелеп аяксыз калган Рөстәм Нәбиевнең тормышында күңелсез хәл булган. Гаиләсе белән Уфада булган чакта спортчының автомобилен караклар баскан. Җинаятьчеләр пассажирлар утыра торган алгы тәрәзәне ватып, видеорегистраторны урлаган.

– Бик үк хәерле иртә түгел. Машинамны басканнар… Утыргычларга беркетелгән мониторларны күрмәгәннәр ахрысы. Бик үк тәҗрибәле караклар булмаган бу, дип шаярта Рөстәм.

Шулай ук укыгыз: Рөстәм Нәбиев: “Менә хәзер берүзем калдым. Халык курка” [видео-фото]

Фото: Инстаграм

Бәйле