“Сожитель кебек яңгырый бит» — Фәдис Ганиев белән Лилия Биктимерова гаилә серләрен ача

-- Лэйсирэ

— Сәхнәдә дә, гаиләдә дә безнең чын мәгънәсендә демократия хакимлек итә, — ди бу хакта Фәдис. — Кемнең фикере дөрес, шуның сүзе өстенлек ала. Концерт программасы төзү, иҗади идеяләр уйлап табу, репертуар сайлау – Лилиянең вазыйфасы, бу эшләрне ул башкара. Лилия белән танышканчы ук мин танылган җырчы идем, чөнки ундүрт еллык эш тәҗрибәм бар һәм миңа Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелгән иде.

Шуның өчен аның ярдәме белән түгел, үз тырышлыгым белән сәхнәгә күтәрелдем. Әмма Лилия иҗатыма яңа сулыш, дәрт бүләк итте. Парлы иҗат итү яңа мөмкинлекләр ачты. Бүгенге көндә икебез дә бер дәрәҗәдә популяр, дип саныйм. Тик Лилиянең ачылып бетмәгән яклары һәм иҗади мөмкинлекләре бик күп әле.

Соңгы вакытта безне тамашачы парлап кабул итәргә өйрәнде. Шуның өчен ялгыз гына концертлар оештыру кирәк түгел. Аннан соң мин Лилиягә “тормыш иптәше” дип эндәшмим, чөнки бу сүзтезмәне яратмыйм. Тормыш иптәше “сожитель” кебек яңгырый бит. Социаль челтәрләрдә Лилия популяр, аның уналты меңнән артык язылучысы бар. Моңа шатланам гына, чөнки миңа да отышлы ягы бар бит. Мин үзем Инстаграмда утырырга яратмыйм, иренәм.

Эшне киңәшләшеп эшлибез. Төрле чаклар була, пыр тузып талашып та алабыз. Соңыннан бер фикергә киләбез үзе. Иң мөһиме тормыш вак-төякләре өчен талашырга ярамый. Хатын-кызның сүзенә буйсынмаган ир-атлар юктыр ул, шуңа күрә буйсынырга туры килә. Әмма төрле хатыннар була, акыллы һәм төпле фикерле булганнары белән яшәве җиңел бирелә. Мин Лилиядән ундүрт яшькә олырак.

“Бер казанга ике тәкә башы сыймый” – диләр. Тәкәләрнең дә бит төрлесе була. Дөнья күргән, олы һәм акыл туплаган тәкә яшь тәкәне туктатып торырга мөмкин. Шул ук вакытта яшь тәкәнең ташып торган энергиясе олырак тәкәне җилкендереп тора. Менә шуңа күрә бер-беребезне тулыландырып торабыз, алай урын өчен сугышканыбыз юк.

Кызыл таң

Фото: vk.com сайтыннан

Бәйле