«Үлмисең дә, ичмасам! Синең аркаңда ирсез тилмерәм. Кабер туфрагыңны таптап күмәр идем» [Арча кызы Рәмзия язмышы]

-- Лэйсирэ

Гомер бакый изгелек белән яманлык этешә-төртешә бер сукмактан атлаган. Кайсы җиңгән дә кайсы җиңелгән дип өздереп әйтә алмыйбыз, чөнки дөньяда аларны үлчәп ба­рыр­лык үлчәүләр юк. Лә­кин «Шай­тан гына өметсез» диләр. (Ник дигәндә, тәү­бәгә килсә дә, Аллаһ тарафыннан аңа кичерү булмаячак.) Без һәрвакыт изгелек өскә калкып чыга дип ышанабыз.

Тикмәгә ге­нә борынгылар «Из­гелек җирдә ятмый» димәгәндер, күрәсең. Ник мин һәрберебезгә дә та­­ныш мәңгелек төшенчәләр турында сүз куертам соң әле? Без үзебез үк катлауландырырга яраткан шушы гап-гади тормышта чә­бә­ләнеп-чуалып бет­кән хәл-вакыйгалар очрый, һәм, ни гаҗәп, болар йә изгелек, йә яманлык белән бәйле була.

Рәмзия ханым Казан бистәләренең берсендә яши. Ул тумышы белән Арча кызы икән. Күңелендә бикләп-саклап йөртүе авыр, күрәсең, кунагыбыз үз башыннан кичергәннәрен әрни-әрни сөйләргә тотынды.

— Сүземне әнидән башлыйм. Чөнки бу хикәятемнең төп герое — ул. Алдан ук әйтеп куям, мин аны һич кенә дә яманларга җыенмыйм. Еллар узды, яралар төзәлде, үпкә-сапкалар онытылды инде. Ләкин төзәтеп-матурлап та сөйлисем килми. Алай ул ялган булыр иде. Элек татар авыллары әхлаклы иде дисәк тә, анда да җилбә­зәк кызлар, азгын егетләр бар иде. Сирәк иде, әлбәттә. Минем әни яшьлегендә чибәр кызлардан санала. Шуңа күрә, матурлыгыннан масаеп, егет арты егет алыштыра. Хәтта күрше авыллардан да аны озаткалап йөриләр. Ил-көндә бер яманатың таралса — аны төзәтүе бик авыр икән, әни кияүгә чыгып, балалар тапса да, аңа тагылган җилбәзәк кушаматы шул килеш кала. Җитмәсә, әтигә барганда ул авырга узып өлгерә. Усал телле каенанасына: «Син фәлән идең», — дип чеметеп торырга җитә бу. «Әти» дидем дә…

Бер-бер артлы туган ике малайдан соң, әти саналган бәндә акча эзләп Себергә китә. Ул аннан кире әйләнеп кайтканда, дөньяга мин — бәхетсез җан туам. Ник «бәхетсез» диярсез, чөнки әти гаиләсе өчен мин уйнаштан туган бала саналам. Болай да әнидән көнләшкән әти, күзен дә йоммыйча, Аллаһтан да курыкмыйча: «Син ирең читтә чакта бүтән белән чуалгансың, бу кыз минеке түгел, малайларны калдыр да, балаң белән әнилә­реңә олак», — ди. Аңа каенана да кушыла: «җирбит, оятсыз, сөйрәлчек, һаман элеккеләрне куасың, фә­лән-фәсмәт». Кыскасы, икәүләшеп әнине эт итеп тиргәп ташлый болар. Абыйларга ни, алар бит әле сабый гына, берсе дә җәберләнгән ананы яклый алмый.

Әни нишли? әлбәттә, үзенең гаепсез икәнен аңлатырга тырыша. «Бала синеке», — дип, әтинең аяк астына ятып-ятып елый. Тегеләрнең барыбер күңеле йомшармый. Нә­тиҗәдә, без сукыр әбинең сәләмә йортына кайтып егылабыз. Әни мине җүнләп карамый, сукыр карчыкка ыргытып, киенеп-би­зәнеп эшкә йөри. Кибеткә сатучы булып урнаша ул. Моны әтигә үч итеп эшләгәндер инде. Безнең заманнарда авыл ирләре, өчәр-өчәр борынга укмашып, кибеттә эчеп ята иде бит. әни мут та, чибәр дә, телгә дә оста. Ирләр аның белән сүз уйнатыр өчен генә дә кибеткә сугылып үтә. Әти ара-тирә килеп ком бураннары да кузгатып китә, тик файдасы гына булмый: Һәр тавыштан соң кибеттә ирләр отыры күбәя. Ир белән хатын бер-берсеннән көнләшеп арыгач, алга табан ызгы­шып-талашып яшәү мөмкин хәл түгеллеген аңлый һәм килешү төзеп карый.

«Кибетеңне биклә дә өйгә — балалар янына кайт», — ди әти. Куанычыннан әнинең башы түшәмгә тия. «Хәзер Рәмзияне алам да кайтам, бәгырь җимешем», — ди ул. Шунда әтинең күзе-кашы җимерелә. «Сөйрәлчектән туган балаңны күземә күрсәтмә, — дип акыра ир. — Йә син, йә кызың. Сайла!»

Әни, билгеле, ике ут арасында яна. җитмәсә, аңа гайбәтчеләр: «Ирең өйләнергә хатын эзли», — дигән хәбәр ирештереп торалар. Менә шунда әни миннән котылырга ниятли дә инде. Мине курчак кебек киендереп, Казанга юл тота. Киров урамында без автобустан төшәбез. Анда Нурулла мәчете чаты бар. әни мине шул чатта утыртып куя да үзе урамның икенче ягында яшеренеп карап тора. Аның уенча, кемдер баланы жәлләп алып китәргә тиеш. Аннан соң ул, котылдым дип, җиңел сулап авылга — ир йортына йөгерәчәк.

…Мин башта кызыксынып тирә-якны күзәтәм. Ят урын, ят кешеләр… Аннан нәни йөрәгемә шом үрмәли. әни кайда соң? Ул миңа: «Тик кенә утыр, мин сиңа курчак эзлим», — дигән иде. Нишләп озаклады икән? Көтеп-көтеп тә килмәгәч, шыңшый башлыйм. Үткән-сүткән миңа игътибар итә. Мәчеттән әллә ничә тапкыр чалмалы бер карт чыгып, минем тарафларга күз салып ала. Шыңшу зур тизлек белән үкереп елауга әйләнә. Бу юлысы минем каршымда башта бер-ике, соңрак өч-дүрт кеше туктый. Теге чалмалы бабай да тек-тек атлап килеп баса.

Олылар, пошаманга төшеп:

— Кем баласы икән? — диләр. — Адаштыңмы әллә? — диләр.

Чалмалы карт:

— Күптән утыра бит бу нарасый, әллә милисә чакыртыйк микән, җәмәгать? — ди.

Мин тагын да катырак елап җибәрәм. Яныма кешеләр җыела да җыела.

«Бу хәлләрне энәсеннән җебенә кадәр ничек хәтерлисең? Сиңа бит нибарысы ике генә яшь булган!» — дип гаҗәпләнмәгез. Мин әни теле белән бәян кылам. Соңыннан ул барысын да үзе сөйләде.

Әнинең өметләре ак­ланмый. Мине милиционер да кул­тыгына кыстырып китми. Күрәсең, әнинең мәрхәмәте уянгандыр, бәлки, кызгангандыр, ул, ах-вах итенеп, төркем эченә ташлана. «Әй кызым, кибеттә чират иде», — дип, мине кулына күтәрә.

Хәзер мин үз хатирәләремә күчәм. Шаяртып әйткәндә, үз телемә сүз бирәм. Әни белән әти һаман кавышмыйлар. Абый­лар ата йортында, ә мин сукыр әбидә үсәм. әни көннән-көн явызлана, бер сәбәпсезгә мине кыйный. Үземне белә-белгәндә мин сәгать саен тукмала идем инде. Әни бөтен бәхетсезлеген миннән күрә иде. Ул гел-гел бертөрле такмаклар иде:

— Үлмисең дә, ичмасам! Синең аркаңда мин ирсез тилмерәм. үлсәң, кабер туфрагыңны таптап-таптап күмәр идем.

Бервакыт ул мине урамнан чәчемнән сөйрәп барды. әлеге дә баягы әче битәр:

— Үлмисең дә, ичмасам! Суга да батмыйсың, ичмасам!

Шунда безгә авыл абыстае Гайшә әби очрады.

— Кызыңны бик рән­җетәсең икән дип ишеткән идем, Рауза, хак икән, — диде ул. — Картаймыш көннәрендә шушы бала кулына калмагаең әле, — диде.

Әни авызыннан төкерекләр чәчрәтә-чәчрәтә җавап кайтарды:

— Калмам, калмам, абыстай! Минем ике малаем бар, алар багыр, — диде.

Сигезенче сыйныфтан соң мин авылдан качтым. Башта педагогия училищесында укыдым. Аннары институт тәмамладым. Авыл турында онытырга тырыштым. Сукыр әби мәрхүмә. Ә әти белән әни никах яңарткан иде. Кунакка кайтам дисәм дә, газиз нигезем юк иде минем. Әниләрнең тормышы бозылыр дип тә шикләндем. Мәрхәмәтсез әти мине барыбер кызым дип танымас иде.

Аллаһы Тәгалә бәхет капкаларымны бикләмәгән икән, мин әдәпле, тәртипле егет белән гаилә кордым. Өч балабыз туды. үзем, ана назы тоймыйча үскәнгә күрә, аларны яратып-сөеп туялмадым. Иремдә дә бала ярату хисе бик көчле булды. Ул төзелештә участок башлыгы иде. Акчага беркайчан да кытлык кичермәдек. Фатир да алдык, шәһәр читендәге бистәдә яңа йорт та салдык. Шулай тернәкләнеп яшәп ятканда гына авылдан коточкыч хәбәр китерделәр. Мин элек тә туган яклардан күңелсез хәбәрләр ишетә идем. Ике абый да эчә икән, беркайда да эшләмиләр икән. Монысы адәм ышанмаслык иде: әниләрне өйдән кыйнап чыгарганнар. Карт белән карчык күршеләрнең кара мунчасында тереклек итә, ди. Иремнән берни дә яшерми идем. Ул кинәт кенә әйтеп куймасынмы:

— Әйдә икесен дә үзебезгә алып килик. Йорт иркен, рәхәтләнеп торсыннар.

— Юк, юк! — дип кычкырганымны үзем дә сизмәдем. Йөрәгемдә нәфрәт уты дөрләде. Мине каккан-суккан чит-ят кешеләр нишләп бусагамнан атларга тиеш әле. Яшәсеннәр, мунча төс аларга!

Ун көннәр чамасы янып-көеп йөрдем. Ахырдан сабырландым. «Дөньяда ана хакы дигән нәрсә бар, һичьюгы, шунысын уйларга кирәк, Рәмзия», — дидем.

Ирем белән авылга киттек. Андагы кичерешләремне сөйләсәм елармын дип куркам. Карт белән карчык мунча пәриләренә әверелгән: икесе дә корымга буялган, икесе дә шыр сөяк.

Тамак төбенә төялгән утлы төерне йотып, әнигә эндәштем:

— Әйдә киен, син безгә күченәсең.

Әни йомгак кебек аяк астыма тәгәрәде. үзе:

— Кызым, җимешем, кайлардан очып кунган фәрештә соң син?! — дип тәкрарлый.

Мин, билгеле, әти ди­гән кеше тарафларына күз дә салмыйм. Ул аякларын салындырып ләү­кәдә утыра. Безнең сүзгә катнашмый. әнине култыклап машинага илткәндә генә артыбыздан чыкты. Сез инде, бу хатын шулай китеп барган, диярсез. Юк шул, зәгыйфь, мескен тавыш бөтен җанымны айкады:

— Зинһар, мине дә калдырма, мин бит синең әтиең, кызым…

Нәбирә Гыйматдинова.

Чыганак һәм фото: tatyash.ru

Бәйле